Борис Залманович Малкин (1939 елның 6 июне, Казан, ТАССР, ССРБ) — Совет һәм Россия физигы, Казан федераль университетының теоретик физика кафедрасы профессоры. Конденсацияләнгән мохитнең магнит һәм оптик үзенчәлекләре теориясе өлкәсендә белгеч, ул С.А. Альтшулер нигез салган магнит радиоспектроскопиясе буенча Казан университеты мәктәбе вәкиле, ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып тора.

Борис Малкин
Туган 1939
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Чехов урамы[1]

Тормыш юлы үзгәртү

Борис Малкин 1939 елның 6 июнендә Казан шәһәрендә танылган Казан терапевты, Залман Израиль улы Малкин гаиләсендә туа. 1956 елда мәктәпне тәмамлый. Шул ук елны Казан федераль университетына укырга керә[2]. Фәнни эшчәнлеген Семён Альтшулер җитәкчелегендә башлый.

Борис Малкин кандидатлык диссертациясен 1965 елда яклый. Ә 1984 елда докторлык диссертациясен яклый. 1963 елдан хәзерге вакытта кадәр Казан университетының теоретик физика кафедрасында эшли. Бу кафедрада 1987 елда профессор исемен ала. 2000—2005 елларда кафедра мөдире була.

Аның тикшеренүләре Казан университетының магнит радиоспектроскопиясе буенча торгызылуына һәм алга таба үсешенә зур өлеш керттеләр. Аның искиткеч нәтиҗәләре арасында 70 нче елларда эшләнгән алмашу зарядлары моделе аерым игътибарга лаек. Бу модель, бердәм күзлектән караганда, статик кристалл кырлары табигатен дә, парамагнит кристалларында электрон-фон багланышлары белән бәйле эффектларны да интерпретацияләргә мөмкинлек бирә, ул киң танылу ала һәм бөтен дөньяда күп кенә тикшеренүчеләр тарафыннан уңышлы кулланыла.

Борис Малкин совет, Россия һәм чит ил журналларында 150дән артык эш бастырган. Аның «Physical Review» журналындагы беренче мәкаләсе 1975 елда басылып чыга. 90 нчы еллар азагыннан алып хәзерге вакытка кадәр ул әлеге журналда 32 мәкалә, шулай ук 5 мәкаләне «Physical Review Letters» абруйлы журналында бастыра. Шулай ук Nature төркеме журналында — «Nature Nanotechnology» журналында аның бер мәкалә бастырылган. Борис Залманович шулай ук ул күпсанлы бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә дә чыгыш ясаган[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (2006);
  • Е. Ф. Гроссның Д. С. Рождественский исемендәге оптика җәмгыяте медале (2016)[3];
  • С. И. Вавиловның Д. С. Рождественский исемендәге оптика җәмгыяте медале (2019)[3];
  • Д. С. Рождественский исемендәге премия (Марина Попова белән берлектә, 2019 ел өчен) — «Сирәк җирле ионнар булган кристалларның югары разрешение спектроскопиясе» эшләре циклы өчен.

Әдәбият үзгәртү

  • Динамика и кинетика электронных и спиновых возбуждений в парамагнитных кристаллах, 2008 год Аминов Л. К., Малкин Б.З[4][5]
  • Малкин Б.З., Байбеков Э.И. Квантовая теория парамагнетизма: Конспект лекций. 2015 год[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Малкин Борис Залманович. Общие сведения. Персональная страница сотрудника КФУ. Казанский (Приволжский) федеральный университет.. kpfu.ru. әлеге чыганактан 2020-02-21 архивланды. 2021-09-16 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 6 июня 2019 года профессору Борису Залмановичу Малкину - 80 лет!. kpfu.ru. әлеге чыганактан 2020-02-21 архивланды. 2021-09-16 тикшерелгән.
  4. Аминов Линар Кашифович, Малкин Борис Залманович (2008-01-01). Динамика и кинетика электронных и спиновых возбуждений в парамагнитных кристаллах. Л.К. Аминов, Б.З. Малкин, 2008, Изд. Казанского университета. repository.kpfu.ru.
  5. Л. К. Аминов, Б. З. Малкин. Динамика и кинетика электронных и спиновых возбуждений в парамагнитных кристаллах. — 1. — Казанский Государственный Университет, 2008 год. — 217 с. — ISBN 978-5-98180-518-9.
  6. Малкин Б.З., Байбеков Э.И. Квантовая теория парамагнетизма.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү