Борис Железнов
Борис Железнов (Борис Леонид улы Железнов, 10 февраль 1927 (97 яшь), Житомир, Волын бүлгесе[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — юрист, юридик фәннәр докторы (1989), профессор (1990). Рәсәй һуманитар һәм иҗтимагый фәннәр һәм Рәсәй юридик фәннәр академяләре әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993). 1948-1956 елларда ТАССР прокуратурасында. 1956-1961 елларда Татарстан китап нәшрияты өлкән мөхәррире. 1961 елдан Казан университетында. 1991-2000 елларда — Татарстан конституцион күзәтү комитеты әгъзасы. Хезмәтләре Татарстанда милли дәүләт төзелеше тарихына карый.
- ↑ https://jitely.info/kazan?fio=%E6%E5%EB%E5%E7%ED%EE%E2+%E1%EE%F0%E8&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
Борис Железнов | |
---|---|
Туган | 10 февраль 1927 (97 яшь) Житомир, Волын бүлгесе[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Яшәгән урын | Галиев урамы[d], Казан[1] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |