Борды елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында. Зичәнең уң кушылдыгы (Зәй елгасы бассейны). Озынлыгы 15,7 км, бассейнының мәйданы 104,3 км2. Елга башы Тукай районының Мусабай-Завод авылы янында, тамагы Зәй районының Бура-Киртә авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы — 97 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%. Борды елгасының 1 дән алып 9,6 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с•км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 69 мм, ташу агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,065 м3/с. Суы бик каты (язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Борды бассейнында гомуми күләме 2,6 млн. м3 булган 5 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Түбән агымда Борды Баграж аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.

Бурдинка
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°28'41"тн, 52°13'44"кнч
РДСР 10010101512111100029645
Нинди сулыкка коя Зичә Edit this on Wikidata
Озынлык 15 километр Edit this on Wikidata
Карта

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101512111100029645
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102964
  • Бассейн коды — 10.01.01.015
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү