Бони (вабони, валангуло) - кушитлар төркеме халкы. Кения һәм Сомали Республикаларының чик буе территорияләрендә яши.. Гомуми саны - 9 мең 200 кеше, шуларның 9 меңе Кениядә яши (2010 елга мәгълүматлар) [1] . Бони - Көнчыгыш Африкадагы борынгы бушменоид халыкларының токымнары (Калиновская, 1999: 105 б.).

Бони
Туган тел бони теле[d]

Шөгыльләре үзгәртү

Аучылык һәм балык тоту җирле халыкның төп шөгыле булып тора.. Башка кабиләләр белән үзара бәйләнеш нәтиҗәсендә алар мөгезле эре терлекчелекне үзләштерәләр. Туку,тире эшкәртү, кием тегү һәм торак өчен түбә ясау кебек кәсеп киң таралган. (Бромлей, 1988: 109 б.).

Мәдәният һәм дин үзгәртү

Бони халкы традицион диннәрнең тарафдарлары булып тора. Ата-бабаларыбыз культы, табигать көчләре, тотемизм киң таралган. Мәдәнияттә төп урынны фольклор - әкиятләр, мифлар алып тора. (Калиновская, 1999: 105 б.).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Андрианов Б. В. Население Африки. М.: Наука, 1964, стр. 200
    • Африка: энциклопедический справочник / Глав. ред. А. А. Громыко. М.: Советская энциклопедия, 1986, стр. 34 — 35
    • Бромлей Ю. В. // Народы мира: историко-этнографический справочник / Глав. ред. С. А. Арутюнов. М.: Советская энциклопедия, 1988, стр. 109
    • Калиновская К. П. Бони // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999, стр. 105
    • Bernd Heine: The Sam Languages. A History of Rendille, Boni and Somali. In: Afroasiatic Linguistics 6(2). 1 — 92, 1978.

Сылтамалар үзгәртү