Болгар-маҗар сугышлары — IX—XIV гасырларда Маҗар патшалыгы һәм Болгар патшалыгы арасында конфликтлар сериясе. Сугыш хәрәкәтләре Балкан ярымутравының төньяк һәм көнбатыш өлешләрендә, хәзерге Төньяк Сербия, Көньяк Румыния һәм Төньяк Болгария территорияләрендә барган.
IX гасыр ахырында беренче бәрелешләрдән соң маҗарларга көнбатышка күченергә туры килгән. X гасырда маҗарлар болгарларны хәзерге Трансильваниядән куып чыгарганнар һәм аларны Урта Дунай түбәнлегенең көнчыгыш өлешендә хакимияттән мәхрүм иткәннәр. Аларның Болгариягә талау һөҗүмнәре гасырның беренче яртысы ахырына кадәр, тынычлык имзаланганчы дәвам иткән. Ике як та 1003 елда яңа сугыш башланганчы дуслык мөнәсәбәтләрен саклаган.
1185 елда Икенче Болгар патшалыгына нигез салынгач, маҗарлар һәм болгарлар Белград, Браничев, Видин һәм Олтенияне контрольдә тоту өчен сугышканнар.
- Димитров, Христо. Българо-унгарски отношения през Средновековието. София, 1998.