Блефарохалазис (blepharochalasis; гр. blepharon күз кабагы + chalasis йомшару) — ике өске кабакның рецидивлы, авыртусыз, җөйләнүенә китермичә шешүләр белән сыйфатланган сирәк чир. Шешүләр гадәттә үзләре берничә көннән бетә.

Блефарохалазис
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 374.34[1][2]
Блефарохалазис
МКБ-10 H02.302.3
МКБ-9 Калып:ICD9

1. Гадәттә җенси җитлегү чорында ачыклана, еллар белән рецидивлар ешлыгы кими.

2. Билгеләре

• Чирнең 2 формасы билгеле: гипертрофик (орбиталь бүсерләр ясалып) һәм атрофик (орбиталь клетчатка абсорбциясе белән).

• Артык, җыерчыклы һәм атрофик тире, таушалган папирос кәгазен хәтерләтә.

• Авыр очракларда күз ярыгы почмаклары һәм леватор сеңере тартылып, птозга китерә ала.

• Яшь бизе пролапсы мөмкин.

1. Дифференциаль диагностиканы дарулар куллану белән бәйле кычыткан бизгәге һәм Квинке шешенүе белән үткәрәләр.

2. Дәвалауга артык тирене алып ату һәм птозны төзәтү өчен блефаропластика керә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.