Гедин Биргитта (швед. Birgitta Gedin, тумыштан Атмер; 1929 елның 1 гыйнварында туган, Стокгольм) — швед язучысы, шагыйрәсе һәм тәрҗемәчесе, өлкәннәр һәм балалар өчен китаплар авторы. Россия укучыларына «Чинуша на груше» сатирик әкиятләре (швед. En domdor i päponträdet) белән билгеле. Швеция язучылар ассоциациясе әгъзасы (2009 елга кадәр).

Биргитта Гедин
Туган 1 гыйнвар 1929(1929-01-01)
Стокһолм, Швеция
Үлгән 31 гыйнвар 2024(2024-01-31) (95 яшь)
Ватандашлыгы  Швеция
Һөнәре тәрҗемәче, балалар язучысы, язучы
Җефет Per I. Gedin[d]
Балалар Marika Gedin[d], Andreas Gedin[d] һәм David Gedin[d]
Кардәшләр Thomas Atmer[d]

Биографиясе үзгәртү

Биргитта Атмер 1929 елда юрист гаиләсендә туган. 1948 елда ул Стокгольмда «Elementar Nya» кызлар мәктәбен тәмамлый. 1952 елда социология, психология һәм сәнгать тарихы буенча бакалавр дәрәҗәсен ала. Биргитта актив җәмәгать позициясе били. Мәсәлән, ул 1979 елда швед язучыларының зур делегациясе составында Мәскәүгә килә (Ян Мюрдаль, Магнус Лундгрен, Ханс Бьёркегрен, Ян Эстергрен). Аларның максаты — совет коллегалары белән очрашу һәм аларны совет гаскәрләрен Афганстанга кертүгә һәм Вацлав Гавелны кулга алуга каршы чыгыш ясарга чакыру була[1].

1954 елдан 1983 елга кадәр нәшерче, «Förlag Gedins» нәшриәте хужасы Пер Гедин (швед. Per Gedin) белән никахта була. Язучының улы, Гедин Андреас (Andreas Gedin, 1958 елгы), шулай ук әдәбият белән шөгыльләнә.

Библиография үзгәртү

  • 1969 — «Jättegrytans hemlighet»
  • 1973 — «Без бер йортта яшибез»[2]
  • 1977 — «Тыныч йокы, Калле!» (швед. Kalle, sov gott!)
  • 1978 — «Amalia Brus på Vindarö»
  • 1971 — «Чинуша на груше» (швед. En domdör i päronträdet) — 1980 елда Россия басмасында Р. Вольский иллюстрацияләре белән басыла.
  • 1979 — «Amalia Brus i Storstad»
  • 1980 — «Lustöra: en kaninroman»[3] — Вероника Лео (Veronica Leo) иллюстрацияләре белән
  • 1983 — Amalia Brus kan segla med en särk
  • 1988 — «Диңгез янындагы йорт» (швед. Det lilla huset från havet) — Петер Петерссон иллюстрацияләре белән[4]
  • 1988 — «Blåtira, kattguld och sidensvans»
  • 1990 — «Skruttan»[5]
  • 1991 — «Skruttan stjärnpilot»[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Peter Curman {{{башлык}}} // Trampa ord 1965-2009.
  2. Birgitta Gedin, Anna-Lena Wastberg. Vi bor i samme hus. — Stockholm, 1973.
  3. Birgitta Gedin. Hupikorva. — 1980.
  4. Birgitta Gedin, Petter Pettersson. «The little house from the sea». — 1988.
  5. Birgitta Gedin. Skruttan. — 1990.
  6. Birgitta Gedin. Skruttan stjärnpilot. — 1991.

Сылтамалар үзгәртү