Йосыпов Билал Мөгътәсим улы (25 декабрь, 1904 ел; Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Мерәс26 февраль, 1999 ел, Уфа) — совет тау инженеры. Геология-минералогия фәннәре докторы (1959), профессор (1969).

Җенес ир-ат
Туу датасы 25 декабрь 1904(1904-12-25)
Туу урыны Яңа Мерәс, Имай-Кармалинский сельсовет[d], Дәүләкән районы
Үлем датасы 26 февраль 1999(1999-02-26) (94 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре галим
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Академик дәрәҗә геология-минералогия фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены «Хезмәт ветераны» медале РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Биографиясе үзгәртү

Билал Мөгътәсим улы Йосыпов 1904 елның 25 декабрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Мерәс авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы) күп балалы гаиләдә туган. Аларның гаиләсе Башкортостандагы 1921-1922 еллардагы ачлыкны бик авырлык белән кичерә.

1924-1926 елларда Кызыл армия сафында хезмәт итә. Казан университетының эшчеләр факультетында укый. 1935 елда Казан университетын инженер-геолог һөнәре буенча тәмамлый.

1935 елдан алып геолог булып эшли, ә 1942 елдан алып — Татар геология-күзәтчелек тресы идарәчесе. 1943 елда аның җитәкчелегендә Татар АССР-ның Шөгер районында беренче сәнәгать нефте ачыла.1945 елдан Татар АССРның халык комиссарлары советы янындагы урындагы ягулык сәнәгате идаралыгы начальнигы урынбасары вазифасын били. 1946 елдан бирле — гыйльми секретаре, 1948 елдан — нефть һәм газ бүлеге мөдире, 1965 елдан —ССРБ дәүләт геология комитетының Геология институты төбәк геология бүлеге җитәкчесе.

1958 елда «Татариянең геологик төзелеше һәм нефте булуы» темасы буенча докторлык диссертациясе уңышлы яклый, ә 1963 елда «Кристаллы фундаментның нефтьле булуын күнегү программасын» әйтеп бирә һәм нигезли. 1967 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының нефть һәм газ буенча Һиндстанда эксперт-киңәшчесе була.1968 елдан Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге геология Институтының директоры, бер вакытта 1970 елдан нефть һәм газ геологиясе лабораториясе мөдире. 1974 елдан алып СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының геология Институтында гыйльми киңәшче, 1978-1992 елларда олуг тикшеренүче-киңәшче булып эшли.

1999 елның 26 февралендә Уфа шәһәрендә мәрхүм була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Йосопов Билал Мөгтәсим улының гыйльми эшмәкәрлеге Идел-Урал өлкәсенең нефть һәм газ геологик төзелешен, гидрогеологик шартларын һәм нефтьле һәм газлы булу перспективасын тикшерүгә багышланган. Җир кабыгында метаносфера барлыгы турында фикер тәкъдим итә.

100-дән артык фәнни хезмәтләр авторы булып тора.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Юсупов Б. М. Условия формирования минеральных вод Нижнего Прикамья. — Казань : Изд-во Казанск. филиала Акад. наук СССР, 1950. — 119 с.
  • Юсупов Б. М. Как управлять нефтяными пластами : (К вопросу законтурного заводнения). — Казань: Татгосиздат, 1953. — 28 с.
  • Юсупов Б. М. Материал к лекции на тему: Пути рационального использования попутных газов Татарии / Б. М. Юсупов, канд. геол.-минерал. наук ; О-во по распространению полит. и науч. знаний РСФСР. Татар. отд-ние. — Казань, 1958. — 21 с.
  • Юсупов Б. М. Геологическое строение и нефтеносность Татарии : Автореферат дис. на соискание ученой степени доктора геолого-минералогических наук / Ин-т нефти Акад. наук СССР. Геол. ин-т Казан. филиал АН СССР. — Казань, 1958. — 25 с.
  • Структура и нефтеносность стратиграфических комплексов Западной Башкирии / Б. М. Юсупов, К. С. Яруллин, М. В. Ишерская ; АН СССР. Башк. филиал. Ин-т геологии. — Москва : Наука, 1974. — 163 с.
  • Тектоника, литология и нефтеносность Башкирии / Ред. коллегия: Б. М. Юсупов (отв. ред.) и др. — Уфа, 1974. — 127 с.
  • Юсупов Б. М. Новая концепция проблемы происхождения нефти и природного горючего газа. — Уфа, 1982.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Хезмәт Кызыл Байрак Ордены (1944)
  • «Мактау Билгесе» Ордены (1958)
  • ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1964)
  • БАССРның атказанган фән эшлеклесе
  • РСФСРның атказанган фән эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Йосопов Билал Мөғтәсим улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Камалетдинов М. А. Белял Магтасимович Юсупов — первооткрыватель нефти Татарстана (1904—1999 гг.) // Бурение & нефть. — 2007. — № 5. — С. 60-61.
  • Муслимов Р. Х., Гатиятуллин Н. С., Кавеев И. Х. Жизнь в поиске // Георесурсы. — 2005. — № 1 (16). — С. 47-48.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү