Бикмулла Гәрәев

Гәрәев Бикмулла Гэрэевич Туу- 9 март 1924 Туу урыны – ТАССР, Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы Үлем датасы- 5 август 2004 (80 яшь) Иялек- ТАССР Гаскәр төре- гвардия-миномёт дивизиясе Дәрәҗә- лейтенант Хәрби җитәкчелек- миномёт ноктасының командиры Хәрби бүләкләре- өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены; Бөек Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр.

Бикмулла Гәрәй улы Гәрәев (Гараев Бикмулла Гараевич)- Бөек Ватан сугышында катнашкан, 3 нче Белорусия фронтының 7 нче гвардия-миномёт дивизиясенең 24 нче аерым бригадасы командиры, лейтенант.

Тәрҗемәи хәле Бикмулла Гәрәй улы Гәрәев Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында 1924 нче елның 9 мартында дөньяга килә. Әтисе Гәрәй Нуриев беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Немец офицерын әһәмиятле документлары белән әсирлеккә алган өчен Изге Георгий ордены белән бүләкләнә. Улы Бикмулла Бөек Ватан сугышына 17 яшендә китә.

Бөек Ватан сугышында Кыска вакытлы хәрби хәзерлек курслары узганнан соң, аны 3 нче Белоруссия фронтына 7 нче гвардия-миномёт дивизиясенең 24 нче аерым бригадасы карамагына җибәрәләр. Биредә яшь артиллеристны М-31 яки солдатлар арасында “Катюша” ның абыйсы “Андрюша” дип йөртелгән үзйөрешле реактив миномётның командиры итеп билгелиләр. Һәр снарядның авырлыгы 100 килограмм булган бу миномёт дошманның теләсә нинди оборона, хәрби ныгытмаларын, техникасын юк итәргә сәләтле була. Егет беренче көннәрдән үк үзен тәвәккәл, батыр сугышчы итеп таныта. 1943 нче елда аны партия сафларына кабул итәләр. Сугышчан дуслары белән бергәләп Смоленск өлкәсен, Белоруссияне, Балтик буе республикаларын дошманнан азат итүдә катнаша. Көньяк Пруссиядә дошман оборонасын өзүдә, Кенигсберг шәһәрен штурмлауда, соңрак Хинган тауларын үтеп Япон самурайларын тар-мар итүдә дә зур батырлыклар күрсәтә. Кызыл Байрак орденлы 7 нче гвардия миномет дивизиясенең командиры Советлар Союзы Герое Казбек Дрисович Карсановның (беренче Советлар Союзы Герое) Карсанов, Казбек Дрисович “Гвардия минометлары ут ача” дигән китабында шундый сүзләр бар: “Проникновенные, идущие от сердца слова звучали на митинге личного состава 4-го дивизиона. Назывались боевые командиры огневых групп - гвардии сержанты Б. Г. Гараев и Н. Д. Рогов. Их мужество, не раз проявленное в боевой обстановке, восхищало всех!”.

Сугыштан соң Бикмулла Гәрәев сугыштан 1947 нче елны кайта һәм тыныч хезмәткә керешә. Берөзлексез 37 ел буе район финанс бүлегендә дәүләт керемнәре буенча инспектор булып эшли. Нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен РСФСР, ТАССР ның Финанс министрлыгы, район Советы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнә.

Искәрмәләр

үзгәртү