Биеш авыл җирлеге (Татарстан)
Биеш авыл җирлеге (Бишевское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Апас районында урнашкан җирле административ берәмлек. Үзәге — Биеш авылы.
Биеш авыл җирлеге | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Башкала | Биеш[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Апас районы |
Халык саны | 733 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Географиясе
үзгәртүТерритория 4143,85 (га) кв .м., шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 3146 (га) кв. м., 460 (га) төзелгән җирләр.
Биеш авыл җирлеге Болын-Балыкчы, Дәвеш, Каратун, Урта Балтай, Табар Черкене авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы белән чиктәш. Биеш авыл җирлеге чиге Каратун авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Биеш, Каратун һәм Болын-Балыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Биеш авылыннан 700 м төньяк-көнчыгышта урнашкан 17 нче тоташу ноктасыннан алып, сынык сызык ясап, 150 м көнбатышка таба, урман полосасын һәм «Казан – Ульяновск» – Апас – «Олан – Каратун» автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, сәнәгать объектының көньяк чиге буйлап, 50 м көньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, алга таба текә ярның төньяк-көнбатыш чиге буйлап 50 м, текә ярны кисеп үтеп, 40 м, сынык сызык ясап, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 600 м көньяк-көнбатышка таба һәм 1,2 км көнбатышка таба, 900 м төньяк-көнчыгышка таба, яр буе урман полосасын кисеп үтеп, «Казан – Ульяновск» – Апас – «Олан – Каратун» автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаның көньяк-көнбатыш чигенә кадәр бара, алга таба 650 м төньяк-көнбатышка таба әлеге автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаның көньяк-көнбатыш чиге буйлап уза, аннары 30 м көньяк-көнбатышка таба урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, сынык сызык ясап, 550 м көнбатышка таба сәнәгать объектының көньяк чиге буйлап, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, чокырны берничә тапкыр кисеп үтеп, сынык сызык ясап, 800 м көньяк-көнбатышка таба, кибеп баручы инешне, аның текә ярларын һәм чокырны берничә тапкыр кисеп үтеп, сынык сызык ясап, 900 м көньяк-көнчыгышка таба, әлеге инешне кисеп үтеп, 1,0 км көньяк-көнбатышка таба, 600 м төньяк-көнбатышка таба, 1,0 км көньяк-көнбатышка таба, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, сынык сызык ясап, 950 м төньяк-көнбатышка таба бара, аннары көньяк-көнбатышка таба Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның төньяк-көнбатыш чиге буйлап 150 м, әлеге тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буйлап, сынык сызык ясап, 200 м, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, канауны кисеп үтеп, 900 м уза, аннары әлеге тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буйлап 50 м төньяк-көнчыгышка таба Мурзинка елгасына кадәр бара, әлеге елга агымы буенча 1,1 км өскә таба уза, алга таба көнбатышка, 300 м урман полосасын кисеп үтеп, 20 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап бара, 1,0 км урман полосасының көньяк чиге буйлап, 750 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 700 м урман полосасының көньяк чиге буйлап, 600 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Биеш, Каратун һәм Урта Балтай авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Түбән Балтай авылыннан 1,4 км төньяк-көнчыгышта урнашкан 32 нче тоташу ноктасына кадәр уза.
Биеш авыл җирлеге чиге Болын-Балыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 17 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м көньяк-көнчыгышка таба «Казан – Ульяновск» – Апас – «Олан – Каратун» автомобиль юлына кадәр уза, аннары 2,0 км әлеге автомобиль юлы буйлап, Зөя елгасын кисеп үтеп, Биеш, Болын-Балыкчы, Табар Черкене һәм Чүри-Бураш авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Биеш авылыннан 2,4 км көньяк-көнчыгышта урнашкан 18 нче тоташу ноктасына кадәр бара.
Биеш авыл җирлеге чиге Табар Черкене авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 18 нче тоташу ноктасыннан алып көньяк-көнбатышка таба урман массивының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 30 м, «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 11 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 2,6 км, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м, Хващево күле буенча 400 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,0 км, урман массивының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 50 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 100 м, Серебряный күлен кисеп үтеп, 100 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, канауларны берничә тапкыр кисеп үтеп, 3,6 км, чокырны кисеп үтеп, 450 м көньяк-көнчыгышка таба уза, аннары 800 м төньяк-көнчыгышка таба «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 15 нчы, 16 нчы урман кварталларының төньяк чиге буйлап уза, алга таба, сынык сызык ясап, 2,6 км көньякка таба 16 нчы, 18 нче урман кварталларының көнчыгыш чиге буйлап, 1,7 км көнбатышка таба 18 нчы, 17 нче урман кварталларының көньяк чиге буйлап Биеш, Табар Черкене авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы чикләре тоташкан урында Дәвеш авылыннан 1,0 км көньяк-көнчыгышта урнашкан 30 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.
Биеш авыл җирлеге чиге Буа муниципаль районы белән чиктәш җирдә 30 нчы тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Биеш, Дәвеш авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы чикләре тоташкан урында Дәвеш авылыннан 600 м көнчыгышта урнашкан 31 нче тоташу ноктасына кадәр уза. Биеш авыл җирлеге чиге Дәвеш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 31 нче тоташу ноктасыннан алып Зөя елгасы агымы буенча 300 м аска таба уза, аннары әлеге елга буенча көнчыгышка таба 30 м аның уң ярына кадәр, 500 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап һәм, сынык сызык ясап, 850 м төньякка таба бара, алга таба 250 м төньяк-көнчыгышка таба урман массивының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап уза, 150 м төньяк-көнбатышка таба «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 13 нче урман кварталының көньяк чиге буйлап Зөя елгасына кадәр бара, аннары әлеге елга буенча 45 м һәм аның агымы буенча 2,9 км аска таба аңа Бла елгасы койган җиргә кадәр бара, алга таба Бла елгасы агымы буенча, «Каратун – Чирмешән – Олы Подберезье» – Дәвеш – Коштавы автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 6,9 км өскә таба бара, аннары 250 м төньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, 1,5 км төньяк-көнчыгышка таба, күлне кисеп үтеп, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның көнчыгыш чиге буйлап уза, алга таба 1,6 км көньяк-көнбатышка таба, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 500 м төньякка таба Биеш, Дәвеш һәм Урта Балтай авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Чирү авылыннан 1,0 км төньякта урнашкан 33 нче тоташу ноктасына кадәр бара. Биеш авыл җирлеге чиге Урта Балтай авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 33 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,4 км төньяк-көнчыгышка таба, сынык сызык ясап, Буа – Каратун һәм Каратун – Чирмешән – Олы Подберезье автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 500 м төньякка таба бара, аннары төньяк-көнчыгышка таба 350 м урман полосасы буйлап, 100 м урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап уза, алга таба төньякка, Чирмешән елгасын кисеп үтеп, 1,3 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м урман полосасының көнчыгыш чиге буйлап, 300 м урман полосасы буйлап, 50 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 32 нче тоташу ноктасына кадәр бара.
Тарихы
үзгәртүБиеш авыл Советы 1930 елда оеша, беренче рәис – Ярцев Андрей Яковлевич, сәркәтип – Денисов Николай Захарович, аннары 1939 елдан алып 1941 елның июненә кадәр совет рәисе вазыйфасына Солдатов Иван Тихонович билгеләнә, сугыш елларында вакытлы рәисләр билгеләнә, чөнки авылда ир-атлар калмый. 1946-1947 елларда-Якушин Петр Тихонович. 1948 елдан 1958 елга кадәр Комаров Василий Васильевич рәис итеп билгеләнә. Шулай ук авылда параллель рәвештә. Апас районының Дәүләки авыл Советы 1930 елда оеша, беренче Рәис – Сафин Хәнәфи 1950 елга кадәр эшли, аннары Зиннуров Хәбибулла Зәйдулла улы 1958 елга кадәр эшли.
1958 елдан Биеш авыл Советы һәм Дәүләки авыл советы берләшә, бер исеме – Биеш авыл советы була. 1995 елдан Биеш авыл советы Биеш җирле үзидарә советы дип үзгәртелә.
2000 елның 1 апреленнән алып хәзерге көнгә кадәр Биеш авыл җирлеге башлыгы вазифасында Вәлиев Рамил Әлфир улы эшли.
Озак еллар совет секретаре булып хезмәт ветераны, Хезмәт ветераны Әхмәтсафина (Хаҗиәхмәтова) Мәрьям Ризаевна эшли. Шулай ук Блохина Нина Александровна 1993 елның сентябреннән 1995 елның мартына кадәр совет хисапчысы булып эшли, 1995 елның апреленнән 2003 елның июненә кадәр Биеш җирле үзидарә советы секретаре итеп билгеләнә.
Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән».[3]
Халык
үзгәртүХалык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|
2010[4] | 2011[5] | 2012[6] | 2013[7] | 2014[8] | 2015[9] |
793 | ↘788 | →788 | ↘778 | ↘765 | ↘743 |
215 елга халык саны 793 кеше. Халыкның төп составы: татарлар, руслар.
Авыл җирлеге составы
үзгәртүБиеш авыл җирлеге Биеш (административ үзәк), Дәүләки авыллары, Каратун, Колчык поселокларыннан тора.
Чыганаклар
үзгәртү- «Апас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына 7 нче кушымта (7 нче кушымта 2014 елның 30 декабрендәге 151-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.