Бестужев токымлы сыер малы

Бестужев токымлы сыер малы — 18-се гасыр азагында — 19 нчы гасыр башында Сембер губернасында (хәзерге Сембер өлкәсе) С.П. Бестужев тарафыннан шортгор, голланд, симменталь һ.б. токымнарны җирле токым белән кушылдырып, чыгарылган яңа токым.

Сыйфатлары үзгәртү

Эре, озынча буйлы, таза кәүсәле, нык сөякле мал. Бестужев токымлы сыер малы Татарстанда, Башкортстанда, Самара һәм Сембер өлкәләрендә күпләп асрала. Хайваннар ачык кызыл һәм карасу кызылның төрле төсләрендә. Гәүдәсенең аскы өлешендә, имчәк һәм маңгаенда ак төстәге таплары очрый. Үгезләр 750-900, сыерлар 500-550 кг авырлыкта. 3000-4500 кг сөт савып алына, сөтнең майлылыгы - 3,8 - 4,1%.

Тиз үсеп җитүче токым. Симертү чорында яшь үгезләр, 1 кг артымга 8 - 8,6 азык берәмлеге сарыф итеп, тәүлеккә 700-850 г арта. Сугым малыннан 60% ит алына.

Маллар Идел буеның кырыс климат шартларына яхшы җайлаштырылган, талымсыз, тупас азыкта яхшы кышлыйлар. Көтүлекләрдә бик тиз симерәләр; бозаулаганнан соң савымны озак төшермиләр. Авыруларга бирешеп бармыйлар.

Таралышы үзгәртү

Татарстан Республикасында 1970-80 елларда хуҗалыкларындагы барлык сыер малының 29%ын бестужев токымлы сыер малы тәшкил итә. 2000 елның 1 гыйнварына бестужев токымлы сыер малы саны 9,5 мең баш (2,6%).

2005 тән алып бу токым Татарстанда үрчетелми, аны яхшырак саналган айршир һәм гольштин токымнары алмаштыра.

Әдәбият үзгәртү

  • Эрнст Л.К., Дмитриев Н.Г., Даронян И.А. Генетические ресурсы сельскохозяйственные животных в России и сопредельных странах. СПб., 1994;
  • Дунин И.М., Карамаев С.В., Зимин Г.Я. Совершенствование бестужев скота. М., 1998.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Әдәбият үзгәртү

  • Эрнст Л.К., Дмитриев Н.Г., Даронян И.А. Генетические ресурсы сельскохозяйственные животных в России и сопредельных странах. СПб., 1994;
  • Дунин И.М., Карамаев С.В., Зимин Г.Я. Совершенствование бестужевевского скота. М., 1998.

Чыганаклар үзгәртү