Беренчел интраокуляр лимфома

Беренчел интраокуляр лимфома (БИОЛ) экстранодаль ходжкин булмаган лимфома вариантының, үзәк нерв системасының беренчел лимфомасы күренешеннән гыйбарәт. Лимфома гомернең 6-7 дистәсендә билгеләнә, фаразы бик начар була. Лимфома чыгып торучы төшчекләр һәм ярлы цитоплазмалы эре күп кисәкле төшләр белән зур полиморфлы В-лимфоцитлардан тора (рәс. 15.44а). Шешне баш белән арка миендә (рәс. 15.44б) һәм лептоменинкста табалар. Үзәк нерв системасының беренчел лимфомасы белән якынча 20% авыруның офтальмологик симптоматикасы бар, бу неврологик үзгәрүләргә кадәр яки аннан соң барлыкка килә ала. БИОЛ белән күпчелек авыруларда ҮНС ягыннан симптомнар уртача 2,5 елдан соң барлыкка килә.

Беренчел интраокуляр лимфома
Саклык белгечлеге онкология, Иммунология һәм тамырбелем
NCI Thesaurus идентификаторы C9184[1]

Офтальмологик симптомнар

үзгәртү

1. Йөзүче томанланулар, төгәлсезлек кебек күрү начарлану, башта бер яктан күз кызару яки күз чагылу белән билгеләнә, ә күпмедер вакыттан соң икенче күз җәлеп ителә.

2. Билгеләре

• Күзәнәкләр, флер һәм мөгезкатлау преципитатлары белән җиңел формадагы алгы увеит.

• Витреит — күз төбе күзәтүен катлауландыручы бик еш билге (рәс. 15.44в).

• Күпсанлы эре саргылт субретиналь инфильтратлар, көчәеп, барышка хориодеяны еш җәлеп итә (рәс. 15.44г).

• Кайвакыт субретиналь депозитлар кушылуы күз алмасының экватор өлкәсе тирәли боҗра ясарга мөмкин (рәс. 15.44д).

• Таралган ретиналь яки субретиналь инфильтрация (рәс. 15.44е).

• Башка билгеләргә челтәркатлау васкулиты, тамырлар томалану, челтәркатлауның экссудатив кубарылуы һәм күрү нервы атрофиясе керә.

NB КМШ булмау дифференциаль диагностика өчен мөһим билге санала, чөнки чын увеитларда витреит һәрвакыт диярлек КМШ белән бергә бара.

Неврологик симптомнар

үзгәртү

1. Күренеше

• Баш эчендәге ясалу баш авыртуы, укшыту, гадәтләр үзгәрү, чыганаклы какшаулар һәм өянәкләргә китерә ала.

• Лептоменингеаль барыш нейропатиягә китерә ала.

• Арка мие зарарлану хәрәкәт һәм сизү какшаулары барлыкка килүен билгели.

2. Башка тикшерүләр белән ачыкланган билгеләр.

• Клиник-неврологик тикшерү баш мие нервлары параличын, гемипарез һәм атаксияне ачыкларга булыша.

• Гадолиний белән баш һәм умырткалык МРТ'сы бер яки берничә баш эчендәге шешләр, таралган менингеаль яки перивентрикуляр ясалулар һәм/яки интрадураль урнашкан спиналь чыганаклар табарга мөмкин.

• Лимбаль пункция белән патологияле МРТ белән кайбер авыруларда гына АМС'да яман күзәнәкләрне ачыклап була, уңай нәтиҗәдә күз яки баш мие тукымалары биопсиясен үткәрү кирәк булмый.

Дәвалау

үзгәртү

1. Радиотерапия — БИОЛ беренче дәвалау ысулы, әмма еш кабатланулар бирә.

2. Метотрексатны интравитреаль кертү алга таба офтальмологик өзлегүләр һәм кабатлануларны ныклап контрольдә тоту шартларында кабатланучы барышта күрсәтелә.

3. Төрле схемалар буенча системалы химиотерапия ҮНС зарарлану белән авыруларның гомер озынлыгын арттыра ала. Аны бөтен баш мие нурланышы белән бергә кулланырга мөмкин, әмма бу очракта нейроагулык проблемасы арта. Системалы дәвалау гадәттә күз барышында нәтиҗәле һәм радиотерапиягә караганда кулайрак, чөнки нурланыш өзлегүләрен булдырмаска булыша һәм гомер озынлыгын арттыра ала.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.