Белорусия икътисады

Белоруссия икътисадыСатып алу мөмкинчелеге паритеты нигезендә исәпләнелгән тулаем эчке продукт күрсәтече буенча 2016 елда дөньяда 73 нче урында булган икътисад[1]. Республикада авыл хуҗалыгы һәм машина төзү тармаклары нык алга киткән. Бу икътисад тармакларында җитештерелгән продукциянең шактый өлеше экспортка җибәрелә. Тышкы сәүдә әйләнеше буенча иң мөһим партнеры булып Россия Федерациясе тора. Республиканың нык транспорт челтәре илнең икътисади үсешенә яхшы тәэсир итә. Әмма Белоруссия икътисады ягулык импортына бик бәйле (күбесенчә, Россиядән), шулай ук Аурупа күрсәткечләренә караганда югары инфляциядән җәфа чигә. Моннан тыш, 2010-нчы еллар башында Белоруссияның тышкы дәүләт бурычы бик тиз үсеп торды. Илнең икътисадында совет чорыннан бирле дәүләт секторы.доминант ролен уйный.

Гомуми характеристика

үзгәртү

2012 елгы мәгълүматлар буенча, Белорусия икътисадында 4577 мең кеше мәшгуль, шул исәптән 2225 мең ир-ат (гомуми эшләүчеләр саныннан 49 %) һәм 2352 мең хатын-кыз (51 %). Җитештерү өлкәсендә 1984 мең кеше эшләде (гомуми эшләүчеләрнең 43 %), хезмәт күрсәтү өлкәсендә исә 2593 мең кешене, ягъни 57 %.

2016 ел эчендә җитештерелгән тулаем эчке продукт күләме 263 трлн бел. сумнан артыкны тәшкил итте, шул исәптән җитештерү өлкәсенә 124 трлн бел. сумнан артык (47 %), хезмәт күрсәтү өлкәсенә — 111 трлн. артык (42 %). 2016 елда кеше башына тулаем эчке продукт 27,8 млн бел.сумга тиң булып чыкты. Бөтендөнья банкы мәгълүматлары буенча, 2016 елда җитештерелгән ТЭП күләме буенча (АКШ долларында исәпләгәндә) Белоруссия статистик мәгълүматлары җыелган 192 дәүләт арасында 73 урын биләгән. Дөнья ТЭП күләмендә  Белоруссия өлеше 0,07 % тәшкил иткән[2].

 
Беларусия Җөмһүриятенең экспорты структурасы, 2009 ел.

Тулаем эчке продукт

үзгәртү
 
ВВП 1995-2009 еллардагы ТЭП үсеш темплары

Шулай ук карагыз

үзгәртү
  • Белоруссия ССР икътисады
  • Белоруссия финанс кризисы (2011)
  • Сөт сугышы
  • Минск икътисады
  • Белорус телле икътисад журналы

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ВВП по ППС стран мира за 2016 год, archived from the original on 2022-03-14, retrieved 2018-03-23 
  2. Экономика Республики Беларусь в цифрах (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2018-03-23 

Сылтамалар

үзгәртү