Белинский урамы (Казан)

Казандагы урам, Татарстан

Белинский урамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Соцгород микрорайонындагы урам.

Белинский урамы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Виссарион Белинский
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Озынлык 1750 метр
Почта индексы 420036
Карта
 Белинский урамы Викиҗыентыкта

Көнчыгыштан көнбатышка Копылов урамы аша уза (Лядов урамы белән параллель рәвештә) һәм «Ветеран» бакчачылык ширкәтенә һәм ТЭЦ урамына кадәр тармакланып бара. Копылов, Челюскин, Таймыр, Лядов һәм ТЭЦ урамнары белән кисешә.

Тарих үзгәртү

Урамның барлыкка килүе 1930 елларда авиация комбинатын («Казмашстрой») төзү белән бәйле рәвештә барлыкка килгән «Орджоникидзе Бистәсе» (Соцгород) үсеше белән бәйле.

Урам рус революцион демократы, әдәби тәнкыйтьче һәм философ — Виссарион Григорьевич Белинский (1811-1848) хөрмәтенә аталган[1].

1938 елда төзелгән Белинский урамындагы 5 нче номерлы йорт («яшел йорт») Соцгородның архитектура доминанты булып тора. Аның белән бер үк вакытта кварталның төньяк өлешендәге яртысы — Лядов һәм Белинский урамнары буйлап урнашкан йортларны төзүе төгәлләннә[2].


Архитектор Марсель Искәндәров сүзләре буенча, Соцгородтагы биналарны проектлаштыру белән танылган совет белгечләре — мәсәлән, Аркадий Мордвинов, сугыштан соң Волгоградны торгызган Сталин архитекторларының җидесе һәм академик Иван Жолтов остаханәсе хезмәткәрләре шөгыльләнгән (Сталин архитектурасы башланган Мохова урамындагы йорт авторы). Соңрак Соцгородтагы яшел һәм тагын берничә йортны «Королёвныкы» дип атый башлаганнар: алар 22 нче авиация заводы хезмәткәрләре өчен төзелде. Инженер-конструктор Сергей Королёв үзе ерак түгел — Лядов ур., 5 адресы буенча урнашкан йортта яшәгән. Халык, нигездә, инженерлар һәм техник хезмәткәрләр, шуңа күрә сугышка кадәр бу йортларны «ИТР йортлары» дип атыйлар.

— Валеева Д. Дом с историей. Как живется в «зелёном доме» в Соцгороде[3]

Урамндагы йортларының берсендә 1962 елда Сталин һәйкәленнән үзгәртеп ясалган Серго Орджоникидзе һәйкәле тора[4].

Заманча торышы үзгәртү

Урамның гомуми озынлыгы 1750 метр тәшкил итә[5].

Белинский урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 1, 2, 3, 4, 4а, 5, 5/7, 5 А, 6, 7, 8, 8 А, 10, 11, 12/2, 12/3, 12/5, 12/8, 13, 15, 15а, 17, 19, 20, 21, 21 А, 21 Б, 22, 23, 24, 25, 27, 28, 29, 29а, 29б, 30, 31, 32, 33, 35, 36, 37, 38, 39, 40, 41[5].

Объектлар үзгәртү

Аркадий Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге үзгәртү

Белинский һәм Копылов (2/7 йорт) урамнары киселешендә «Аркадий Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе урнашкан — 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 700 дән артык бала һәм 27 яшькә кадәрге өлкәннәр укый торган күп профильле өстәмә белем бирү учреждениесе[6].

«Кош базары» һәм «Соцгород» базары үзгәртү

Белинский һәм Таймырский урамнары арасында (Белинский ур., 12а йорт) «Соцгород» базары урнашкан[7].

Монда ук 1950 елда нигез салынган «Кош базары» («Зоотория») урнашкан[8][9]. Бүгенге көндә «Кош базары» Казанның истәлекле урыннарының берсе.

300 нче балалар бакчасы үзгәртү

Белинский урамы, 15а йорт адресы буенча Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Балалар үсеше үзәге — 300 нче балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе урнашкан, ул 1972 елда төзелгән[10].

Фото үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү