Без, без, без идек (уен)

Без, без, без идектатар халык уены, җырлы-биюле уен төрләреннән санала.

Без, без, без идек

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп, Якуб

Авызыңны ач та яп!

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык

Каплавычны капладык.

Кап-коп, тимер күп

Ак тешемне күрсәтмим.

Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга. Уен шулай соңгы уенчыга кадәр дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү