Башкорт ярусы - таш күмер системасының урта бүлеге түбән бүлекчәсе [1] [2].

Башкорт ярусы
Башкортостан, шәрә кыялы ярлар

Тасвирламасы үзгәртү

Стратотипта (Аскын елгасы, Таулы Башкортостан) сай диңгез суы карбонат утырма токымнары - 225 м куәтле доломит катламлы известьташлардан барлыкка килгән.

Беренче тапкыр ярусны геология-минералогия фәннәре докторы, палеонтолог, брахиоподларны тикшеренүче Софья Викторовна Семихатова (1889—1973) 1934 елда Көньяк Уралда, Җилем һәм Йөрүзән елгалары бассейнында Үрге Лука касабасы (Чиләбе өлкәсе) янындагы Йөрүзән елгасының типик киселеше булган сул ярында аерып күрсәтә.

Аскын елгасы (Инҗәр елгасы кушылдыгы) буе гипостратотибында сай диңгез карбонат утырымнарыннан (доломит катнаш известьташтан) тора; калынлыгы 225 м. Суүсемнәр, фораминиферлар, брахиоподлар һ. б. беләнүзенчәлекле. 4 ярым яруска бүленә: сүрәм, әкәвәз, аскынбаш,архангель; түбәнгесе һәм үргесе һәр берсе — ике горизонтка, икенче һәм өченчесе шул ук исемдәге горизонтлар кимәленә тап килә.

Башкортстанның платформалы өлешендә башлыча карбонат токымнарыннан тора, скважиналардагы калынлыгы 20-90 м; Башкортстан (Көньяк) Уралының көнбатыш битләвендә Җилем һәм Җигән елгалары районында калынлыгы 195-275 м. Йөрүзән һәм Әй елгалары бассейнында гадәттә ярымярус утырмалары юк, калынлыгы 110-210 м. Зилаер синклинорийында сүрәм, әкәвәз һәм аскынбаш ярымяруслары — карбонат токымнарыннан, архангель ярымярусы — аргиллит, комташ, известьташ конгломераты, мергелдән (күгәрчен свитасы) тора; калынлыгы 400-500 м. Башкортстан (Көньяк) Уралының көнчыгыш битләвендә Янгел елгасы районында органоген известьташлардан, сирәгрәк карбонат - терриген токымнардан гыйбарәт; калынлыгы 200-250 м.

Башкортстанның платформа өлеше булган өлешендә алар известьташлы бораулау скважиналары буенча гына билгеле, анда алар урта ташкүмер карбонат нефть-газ йөртү комплексы составына керәләр. Ярусның иң шәрә карбонат киселешләре Агыйдел, Җигән, Аскын елгалары буенда; бу урыннарда аларның куәте 195-275 метрга җитә. Олы Ык елгасыннан көньяктарак түбәнге ярымярус кремний-балчык-карбонат катламнары куәте 250-300 м. Үрге ярымярус үрге башҡорт-мәскәү флиш калынлыгы составына керә, аның куәте 2000 м чамасы[3]. .

Көньяк Уралның көнбатыш тау итәгендә органик һәм биоген известьташлары шәрә булып 370 метрга кадәр Олы Кызыл, Төяләс елгалары ярлары буйлап сузылган, комташ, алевролит, аргиллит катламнары 2000 метрга кадәр очрый [4].

Мәскәү ярусы белән бәйләнеш үзгәртү

Мәскәү ярусын [5] тапкан һәм фәнни яктан тасвирлаган галим С.Н. Никитин Мәскәү ярусын карбонның урта бүлеге эквиваленты буларак аерып күрсәткән һәм аның Урал карбонының бөтен урта бүлегенә параллельлек турында нәтиҗәгә килгән.[6].

Мәскәү ярусы урта бүлекнең башкорт ярусы артыннан иярә һәм ташкүмер системасының югары бүлегенең касыйм ярусына кадәр бара. Ярус бусагалары 311,7 ± 1,1-307,2 ± 1 млн ел элек интервал белән билгеләнгән[3]..

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Башкирский ярус // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Стратиграфические схемы Урала. Екатеринбург, 1993.