Башкортларның декоратив-гамәли сәнгате

Башкортларның декоратив-гамәли сәнгатебашкортларның сынлы сәнгате бүлеге, дөнья көтү, көнкүреш, йола, йола булдыру өчен тәгаенләнгән зат (—өс һәм аяк киеме, йорт кирәк-ярагы, җиһаз, тукыма, эш кораллары һәм башкалар) җитештерү һәм нәфис эшкәртүгә бәйле иҗади эшчәнлекнең төрле юнәлешләрне үз эченә ала.

Башкортларның декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре мәктәп музеенда

Декоратив-гамәли сәнгать төрләре кулланылган матди (агач, ташаяк, сөяк, тире, тимер, текстиль), җитештерү техникасы (чүкү, көйдереп сүрәт төшерү, чигү, сырлау, буяулы рәсем, чуеннан кою) буенча бүленә.

Декоратив бизәү-кулланма сәнгате әйберләре башкортларның рухи һәм матди мәдәнияте, яшәү рәвеше, йолалары, тәртип-низамнары, тирә-юнь табигать белән бәйле. Декоратив бизәү-кулланма сәнгате үз эченә борынгы кәсепләр, шөгыльләр һәм профессиональ осталар сәнгатен ала. XX гасырга кадәр башкортлар нигездә иске традицияләргә ярашлы иҗат иткән.

Тарихтан үзгәртү

Башкортларның декоратив-гамәли сәнгате күчмә төрки халыкларның борынгы традицияләренә,тормыш рәвешенә бәйле, көнкүреш әйберләре: йорт кирәк-ярагы, кием, ияр-өпчен, ат бизәлеше һәм җайдак җиһазлары, дини-гыйбадәт әйберләре һәм башкалар шуңа ярашлы җитештерелгән дә инде. Башкортларның ихтыяҗыннан чыгып (туку, агач, тимер эшкәртү, кием тегү, торакны бизәү) декоратив бизәү-кулланма сәнгате барлыкка килгән.

Көньяк Уралдагы табигать шартлары башкортларның тормыш рәвешенә нык тәэсир итә. Күчмә һәм утрак башкортларның көнкүреше бераз аерым — кулланылган әйбер дә, аларның тәгаенләнеше дә, кием, аларның бизәкләре яшәү рәвешенә тиешле үсеш алган. Материалның табигый матурлыгын күрсәткән, күренешләре купшы матди иҗат ителгән. Башкортлар кайбер милекләренә нәсел я ара тамгасы куйган, бу исә башкорт орнаменты барлыкка килүгә булышлык иткән. Вакыт уза бара, Ислам дине кабул иткәч, кеше, җан ияләре сурәтләре кулланылмый башлаган, аларның урынын абстракт формалар — билгеләр, символлар алган.

Башкорт орнаменты үзгәртү

Көндәлек башкорт орнаментына S-рәвешле фигуралар, «әкәм-төкәм» бизәкләрдән торган катлаулы композицияләр керә.

 
Башкорт орнаменты - керамикада

Чатраш фигуралар тирә-җүнгә юнәлешне күрсәтсә, өчпочмаклар тотем - кошларның шартлы сыннарын гәүдәләнерә. Әкәм-төкәм бизәк - сарык (кучкар) мөгезе мотивы терлекчелек белән бәйле. Фигураларның төсе дә аерым мәгънәле. Иң киң таралган төсләр кызыл, ак һәм кара.Бу төсләрне башкортлар торак,кием, декоратив бизәү-кулланма сәнгате әйберләре җитештергәндә кулланганнар. Кызыл төс - ут һәм кояш төсе, ак - гыйффәт һәм офык, кара төс - күз тиүдән саклаучы дип кабул ителгән. Киемдә сары төс куллану тыелган, кайгыга юралган.

Башкортлар түгәрәкне кулланырга яраткан, ул тылсым элементы буларак куркудан, түлсезлектән, балаларны күз тиүдән саклаучы, дәвалаучы итеп кулланылган. Тирмәләр, яшәр урыннар, киемдәге бизәкләр түгәрәк итеп эшләнгән. Түгәрәк белән беррәттән ромб та теләп кулланылган.

Башкортларның декоратив бизәү-кулланма сәнгате торак бизәүдә, гади рәвештә файдаланылган каралтыларында ачык чагыла. Башкортлар тирмәләрен, йорт кирәк-ярагын, савыт-сабаны, мебелне бизәкләп эшләгән. Күчмәннәрнең торлагында сандык, аяк куер җайланма (урын аяк) торган. Сандык геометрик буяу белән чемәрләнгән, 2-3 төскә буяганнар, савыт-саба тотрыклы итеп эшләнгән, өсте шома, бизәксез яки кырларына чыршы кебегерәк сырлар төшергәннәр.

Йорт эчен бизәгәндә мөһим әйбер — пәрдә (чаршау) булган. Пәрдә йортның символы итеп тә кабул ителгән. Аны туй йолаларында кулланганнар. Чаршауга квадрат, ромб бизәкләре тукыганнар, кызыл җептән сукканнар, ул йортка уңыш һәм бәхет китерә дип санаганнар.

Агач әйберләр үзгәртү

 
Салават музеендагы экспонатлар

Агач әйберләр башкортларның көнкүрешендә киң кулланылган. Җылы тотуы, җиңел эшкәртеп булу, җиңел табып булуы аннан күп әйберләр — калактан алып, чүмеч, орчык, камыт һәм иярләргә кадәр һәм башкаларны эшләү өчен уңайлы булган.

Агач әйберләрдән тыш башкортлар тире иләгән, киез һәм тула кунычлы аяк киемнәре җитештергән. Хәрби хезмәт һәм аучылык өчен тире киемнәргә бизәкләр өч куш яфрак рәвешендә көмеш яки алтынлаган металдан эшләнгән.

Бизәкләп туку да киң таралган булган, шома, чүпләм ысуллар белән сугылган тукымалардан пәрдә, ашъяулык, сөлгеләр, алъяпкычлар теккәннәр.

19 нчы гасыр ахырына башкортлар утрак тормышка күчкәннәр. Өйдә җитештерелгән әйберләр фабрикада чыгарылганнардан кайтышрак булган. Башкортларның күнне кысып эшләгән бизәкләре, металл эшкәртү, чигү ысуллары югала барган.

1917 елгы революциядән соң милли мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен саклап калдыруга зур игътибар бүленә. ССРБ халыкларының мәдәниятләре бер-берсен баета, тулыландыра. Бөек Ватан сугышыннан соң Башкорт АССР-ында сабантуй, каргатуй кебек байрамнар торгызыла, борынгы шөгыльләр: киез басу, мамык шәлләр бәйләү, палас туку, чигү һәм башкалар яңадан кайта башлый. 1950-1960 нчы елларда республикада халык шөгелләрен торгызыу турында документлар басылып чыга. Халык кәсепләре белән шөгыльләнгән предприятиеләр барлыкка килә. "Агыйдел", "Дружба" җитештерү берләшмәләре, нәфис сәнгать артельләре ачыла. Яңа мәчетләр төзү һәм искеләрен яңарту сәбәпле дин-гыйбадәт кирәк-ярагын җитештерүче остаханәләр эшли башлый.

Профессиональ декоратив-гамәли сәнгать үзгәртү

Башкортларның профессиональ декоратив-гамәли сәнгате халык кәсепләренән соңрак барлыкка килгән. Профессиональ сәнгать фарфор әйберләр ( "Көнчыгыш" сервизы (Ф. У. Усманов); "Шурәле" яктырткычы (М. К. Якубов), агач сырлау — "Бөрҗән" дигән чүмеч (И. М. Ямалетдинов); "Курай чәчкәсе", (М. Х. Дәүләтьяров); чүкелгән металл — "Кояшка" панносы (М. К Якубов, Б. Д. Фузеев белән бергә) һәм башкалар.

Хәзерге торышы үзгәртү

Хәзерге вакытта республикада милли зәргәр - алтын остасы сәнгате үсә бара; алтын-көмештән, кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләре, башка әйберләр җитештерәләр — Р. Н. Фазлыев ( "Коңгыз", 2007; серпентин), тире — Л. М. Стратонов ("Урал үләннәре" панносы, диптих, 1995) һәм башкалар.

Лак миниатюра, сөяк сырлау, нәфис текстиль: батик, чигү, гобелен, макраме һәм башкалар.

Башкортларның декоратив-гамәли сәнгате әйберләре төрле күргәзмәләрдә катнаша, нәфис сәнгать галереяларында, музейларда тора.

ХХ гасырда киездән сәнгать әйберләре җитештерү белән А. А. Байрамгулова, Г. К. Мөхәмәтьярова һәм башкалар шөгыльләнә. Тукылмаган гобелен техникасыннан алынган энә белән каеп чигү техникасы да кулланыла.

Кием конструкцияләү, моделләрен эшләү, сәнгати бизәү буенча да эш алып барыла. Бу юнәлештә А. Д. Кирдяпкин (күн әйберләр, шәлләр)[1], В. М. Шибаева (корама)[2], Э. Б. Ефимовка (катлы кием) һәм башкалар эшли.

80нче еллардан Башкортстанда сәнгати курчаклар чыгаруга кызыксыну арта. Аларны балчыктан, фаянстан, купшы киемнәр кидереп эшлиләр. Бу эшләр белән осталар Байбурин Н. Г. , Сахно З. А. , Кузнецова В. Г. һәм башкалар шөгыльләнә.

Әдәбият үзгәртү

  • БАССР. Архитектура, изобразительное и декоративно-прикладное искусство // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
    • Янбухтина А. Г. Народные традиции в убранстве башкирского дома. Уфа, 1993;
    • Янбухтина А. Г. Декоративное искусство Башкортостана. XX век: от тамги до авангарда. Уфа, 2006;
    • Профессиональное декоративно-прикладное искусство Башкортостана: кат. 1 3 респ. выст. Уфа, 1997–2008.
    • Молчаева А. В. Народное декоративно-прикладное искусство Башкортостана — Уфа: Башкирское издательство «Китап», 1995.
    • Родной Башкортостан: учебник для 6 класса / Азнагулов Р.Г., Аминева Ф.Х., Галлямов А.А. — 2-е изд. — Уфа: Китап, 2008.
    • Хисаметдинов Ф. Г. История и культура Башкортостана: Учеб. Пособие для учащихся средних специальных учеб. зав. — 2-е изд. — доп. — Уфа: Галем 2003 — 350 с.
    • Шитова С. Н. Народное искусство: войлоки, ковры и ткани у южных башкир (Этнографические очерки). — Уфа: Китап, 2006.
    • Декоративно-прикладное искусство башкир/ Авт.-сост.: К.Р. Игбаев, Р.А. Хафизова, А.Р. Хуснуллин. Уфа: РИАЗ, Информреклама, 2003.
    • Кузбеков Ф. Т. История культуры башкир / Ф. Т. Кузбеков. – Уфа : Китап, 1997.
    • Хисматуллина Н. Х. Орнаментально - колористическая основа башкирского народного искусства / Н. Х. Хисматуллина. Уфа, 2000.
    • Магадеев Д. Д. Урал и Башкортостан с древнейших времен до конца 1917 года / Д. Д. Магадаев. Уфа, 2000.
    • Омский научный вестник №2. 2012. Салаватова Г. А. Ст. Изучение народного декоративно-прикладного искусства башкирского народа.
    • Бикбулатов Н. В., Фархутдинова Г. Г. Орнамент башкирский.// Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996. — С. 451—452. — 672 с. — ISBN 5-88185-001-7.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. А. Д. Кирдякин. Арт Уфа., archived from the original on 2016-10-12, retrieved 2020-08-14 
  2. В. М. Шибаева. башкирскаяэнциклопедия, archived from the original on 2016-10-12, retrieved 2020-08-14