Басаван (1556—1600 елларда эшләгән) — һинд рәссамы, могол миниатюрасының иң яхшы осталарыннан берсе.

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Туу датасы 1560-еллар
Туу урыны Уттар-Прадеш, Һиндстан
Үлем датасы 1600-еллар
Балалар Manohar Das[d][2]
Һөнәр төре рәссам, иллюминатор рукописей
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Активлык чорнының башы 1560
Активлык чоры тәмамлануы 1600
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Метрополитен-музей[d][3], Виктория һәм Альберт Музее, Гарвардский художественный музей[d], Arthur M. Sackler Museum[d], Художественный музей Кливленда[d][4], Чикаго сәнгать институты[d] һәм Художественный музей Сан-Диего[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Basawan
 Басаван Викиҗыентыкта
Кояшка табынучы хатын-кыз. Гульшан альбомыннан бит. 1590—1595 еллар. Ислам сәнгате музее, Доха

Биографик мәгълүмат

үзгәртү

Басаван турында бернинди документлар да сакланып калмаган; аның туу датасы да, үлем датасы да билгеле түгел. Мондый хәл могол императорлары сарае янында эшләгән күпчелек миниатюристлар өчен хас. Сәнгать тарихчылары фикере буенча, ул сарай янына 1550-нче елларның икенче яртысында килгән һәм император китапханәсендә 1600 яки 1615 елга кадәр эшләгән. Тарихчы Абул Фазл “Айн-и Акбари”да тулы бер бүлекне император Әкбәрнең художество остаханәсенә багышлаган (Айн-и Татствирхана), анда ул бу хөкемдар булуында иҗат иткән миниатюристларның исемнәрен китерә. Унҗиде иң яхшы оста исемлегендә Басаван әһәмиятлелеге буенча анда Мир Сеид Али, Абд ас-Самад һәм Дасвантхтан соң дүртенче урынны били. Абул Фазл шулай дип яза: “Хасиятләрне сурәтләүдә, буяуларны сайлауда, портретта һәм кайбер башка нисбәтләрдә ул шуның кадәр күренекле булган ки, күп белгечләр аны Дасванатхтан өстенрәк күргән”.

 
Музыка килеп чыгышы. «Тутыйнамә», 1560—1565 еллар. Сәнгать музее, Кливленд

Һинду художество традициясендә белем алып, Басаван остаханәдә Мир Сеид Али һәм Абд ас-Самад җитәкчелеге астында доминирлаган фарсы живописе йогынтысында сәнгатен трансформацияләгән, ә соңыннан Европа гравюрасы йогынтысында иң яхшы эшләрендә өч живопись традициясенең: Һинду, фарсы һәм Европа кайвакыт эклектик, ә кайвакыт бик гармоник тезелешенә ирешкән. Башта император остаханәсендә Басаванны очрактан очракка кулланганнар, әмма могол живописенең чәчәк ату чорына – 1580-1590 елларга аның эшләре коллегаларының әсәрләреннән сыйфаты буенча да, саны буенча да узып киткән булган; мәсәлән, “Размнаме” манускриптында (як. 1582 – 1586) Басаван утыз өч иллюстрация башкарган (шул ук вакытта Абул Фазл тарафыннан өстенрәк бәяләнгән Дасвантх анда бары тик утызны иҗат иткән), “Тимурнаме”дә (як. 1584) Басаванга унөч миниатюра карый (Дасвантхка – сигез). Рәссам император Әкбәрнең остаханәсе 1560-ынчы – 1600-ынчы елларда эшләгән бөтен эре проектларда катнашкан: “Тутинаме” (“Тутый кош хикәясе”, 1560-65 еллар), “Хамзанаме” (“Хәмзә хикәясе”, 1558-1573 еллар), “Әнвәр-и Сухаили” (“Канопус йолдызлыгы”, 1570-71 еллар), “Размнаме” (“Сугышлар китабы” – Махабхарата эпосының фарсычага тәрҗемәсе, 1582-1586), “Тимурнаме” (“Тимур тарихы”, 1584), “Дарабнаме” (“Дараб батырлыклары” 1585), “Рамаяна” (1588 ел), “Акбарнаме” (“Әкбәр тарихы”, 1590), “Бахаристан” (Джами поэмасы, 1595), “Чингизнаме” (Чыңгыз-хан тарихы, 1596), Хөсрәү Дәһләвинең “Хамсе”сы (1597-98). Аңа күп миниатюра карый дип исәпләнә, әмма имзаланмган эшләр өлешенең атрибуциясе әле дә белгечләрдә бәхәс тудыра.

1560-ынчы — 1570-енче еллар

үзгәртү

Әкбәр хөкем сөрүенең иртә еллар сәясәте иллюстрацияләнгән манускриптларның киңәйтелүенә юнәлгән булган, ә моның өчен күп рәссам кирәк булган. Аларны күп һинд провинцияләреннән рекрутлаганнар, бигрәк тә Гуджараттан, Кашмирдан һәм Мальвадан. Мөгаен, Һинду Басаван Дәһлидә император сарай янына яшь чагында кайдандыр төньяк Һиндстаннан килгән, чөнки ул катнашкан беренче иллюстрацияләнгән манускрипт – “Тутинаме”да бу илнең төньяк районнары өчен ас сарай архитектурасы сурәтләнеше белән миниатюралар бар. Аның остазлары Мир Сеид Али һәм бигрәк тә император остаханәсе белән якынча 1569 елдан 1600 елга кадәр җитәкчелек иткән Абд ас-Самад булган.

 
Тамаруса һәм Шапур Нигар утравында. «Дарабнаме» 1585—1590 еллар. Британия китапханәсе, Лондон

Басаванның “Тутинаме” өстендә эштә катнашуы (1560-65 еллар, Кливленд, сәнгать Музее) 1560-ынчы еллар башында ул үзен күп өметле оста буларак күрсәткәненә шәһадәт булып тора. Китапның тексты санскрит әкиятләренең фарсы тәрҗемәсе булып тора һәм Әкбәрнең бу текстка визуаль рәт барлыкка китерергә фәрманы аны иллюстрацияләүнең беренче эшләп каравы булган. Шулай итеп, бу китапка миниатюралар миниатюралар могол живопись мәктәбе үсешенең иртә чорында яңа художество теленең эзләүләре ничек барганын лаборатория сыман булган. Басаванга аларның кайберәүләре карый дип исәпләнә, хосусан, Мандуда як. 1540 елда (Уэльс принцы Музее, Мумбаи) ясалган манускрипт – “Чандаяна”ның Һинду миниатюралары өчен хас шактый архаик архитектур мохиттә вакыйга барганнарында. “Тутинаме” миниатюралары Басаванның чәчәк ату периоды эшләреннән шартлырак һәм әзрәк реалистик. “Тутинаме” белән параллель рәвештә Басаван Әкбәр китапханәсенең иң зур проектында – Мөхәммәд пәйгамбәрнең абыйсы Хәмзә тарихы – “Хамзанаме”да катнашкан булган. Китап ундүрт томда чыккан, һәрберсендә 100-әр миниатюра булган. Өйрәнүчеләр фикеренчә манускрипт өстендә эш процессында Басаванның кертеме төп кертем булган. “Хамзанаме”ның иллюстрацияләренең күпчелеге вакыт белән югалган булган. Метрополитен Музеенда “Асад ибн Кариба Малик Ираджның төнге лагерена һөҗүм итә” миниатюрасы Басаван сугыш сурәтләреннән чирканмаганын исбатлый, әмма баталь жанр аның яраткан темасы булмаган. “Анвар-и-Сухаили” манускриптында (1570-71) рәссамга бер эш карый дип исәпләнә – “Шәйтан, карак һәм диндар кеше”, ул башта карак, ә аннан соң шәйтан алдалаган диндар кеше турында кыйссаны иллюстрацияли. Анда фарсы йогынтысы ачык күренә; мөгаен, рәссам бу вакытта аңа остазы Абд ас-Самад өйрәткән фарсы живопись алымнарын тырышып өйрәнгән булган.

1580-енче — 1600-ынчы еллар

үзгәртү
 
Симург очышы. як. 1590 ел. Садруддин Ага Хан тупланмасы, Женева

1580-енче елларда Әкбәр христианлык белән кызыксына башлаган. Ул сарай янына Гоада португаль колониясеннән ике иезуитны – Рудольф Аквавива һәм Антонио Монтсерратны чакырган, алар белән озак әңгәмә алып барган. Каһиннәр императорга Полиглотта Король Тәүратының сигез томыннан җидесен бүләк иткәннәр. Шулай да, моннан кала да Һиндстанга Европа осталары башкарган күп гравюра эләккән. Басаван Европа манерасын үзләштергән һәм рәсемнәрендә һәм миниатюраларында булдырганча Европа сәнгате элементларын кулланырга тырышкан. Ул Европа өлгеләреннән күчермә ясаган яки Европа темаларына вариацияләр ясаган: еш алардан алынган фигураларны рәссам типик фарсы тирәлегендә – төсле таулар һәм ташлар арасында урнаштырган. Аның Европа живописе белән мавыгуы 1580-енче һәм 1590-ынчы елларда да дәвам иткән.

 
Мөселман дини мөсафире брахманнан ихтирам итү сабагын ала. Амир Хосров Дехлевиның «Хамсе»сы, 1597—1598 еллар. Метрополитен Музее, Нью-Йорк

Лахорда як. 1585 елда барлыкка китерелгән “Дарабнаме” китабында Басаван кулына бары тик бер миниатюра карый һәм өйрәнүчеләр шундый тыйнак катнашуны ул шул чорда бер үк вакытта өч башка манускрипт – “Размнаме”, “Тимурнаме” һәм “Рамаяна” өстендә эш белән мәшгуль булуы белән бәйлиләр. Шулай да бу бердәнбер эшне – “Тамаруса һәм Шапур Нигар утравында” өйрәнүчеләр аның иҗатында иң әһәмиятлеләргә кертәләр. Рәссам субайларда торган фантастик утрауны сурәтләгән, анда патша Харикус шәһәрен төзегән, Басаван интерпретациясендә ул идеальләштерелгән Лахор – император Әкбәрнең яңа башкаласы кыяфәтен алган. Бу эшне “Тутинаме”да миниатюралар белән чагыштырсак – рәссам үсешендә зур прогресс ачык күренә: миниатюра эклектизм хисен барлыкка китерми, Басаван анда төрле элементларны гармоник бердәм бөтенгә куша алган. Көймәдән суны чумырып алучы кешенең бите анфаска иске һинд һәм традицион фарсы живописе өчен бөтенләй хас булмаган ракурста сурәтләнгән. 1590 елда Басаван сарай яны тарихчысы Абул Фазл язган император Әкбәрнең гамәлләре һәм җиңүләре хроникасы – “Акбарнаме”ны миниатюралар белән бизәүдә катнашкан. Басаванның күп иллюстрацияләре арасында бигрәк тә Әкбәрнең Хавай кушаматлы фил белән сюжет аерылып тора. Бу филнең холкы катлаулы булган һәм берьюлы ул көндәше Ран Багх филенә котырган. Бу Агра форты янында күпердә булган һәм күпер ике филнең сикерүеннән ишелгән. Китап разворотын тәшкил иткән ике миниатюрада Хавайга атланган Әкбәр аны тыймакчы, ә вакыйга сарай янындагыларны курку һәм паникага салган: миниатюраның уң ягында Әкбәрнең вәзире Атга Хан һәм тирәдәгеләр бәлане булдырмас өчен кулларын дога кылып куйганнар. Рәссам кеше типажларының һәм йөз чырайларының төрлелеген чагылдыра алган. Мондый төрлелекне бу манускрипттан башка миниатюрада күрергә була – “Әкбәр Тханесар янында аскетларның сугышын карый”, анда рәссам сугышның ярсулыгын гына түгел, ә мимика аша катнашучыларның психологик халәтен дә.

Манускриптларны бизәү гадәттә күмәкләшеп эшләнгән булган – гомуми композицияне һәм миниатюраның алдан рәсем тезгән әйдәп баручы оста булган, буяуларны салган буяучылар булган, йөзләр һәм күзләр рәсемнәрен ясаучы белгечләр булган. Тулысынча индивидуаль продуктны рәссам гадәттә ниндидер китапка карамаган аерым миниатюраларда гына барлыкка китерә алган. “Симург кошы очышы” (як. 1590, Ага Хан тупланмасы, Женева), мөгаен, шундый төр миниатюра булып тора. Басаван анда табигать матурлыкларын аның киңлегендә булган үтә фантастик, сокландыргыч вакыйга белән берләштергән. Мөгаен, сюжет Низами Гянджевиның «Җиде тәхет» (Хафт Пайкар) поэмасыннан алынган; анда принцессаларның берсе Бахрам Гурга Симург кошының аякларын тотып җәннәт өлкәләренә очып киткән каһарман турында сөйли. Америка сәнгать белгече С. К. Уэлч билгеләгәнчә, кошның томшыгында ике кеше – рәссам фантазиясе, поэманың текстында моның турында бер нәрсә дә әйтелми. Бу эштә Басаван киңлек тәэссоратын нә-сызыкча перспектива алымнарын кулланып чагылдыра алган.

 
Елга яры буенча баручы джайн аскеты. як. 1600 ел. Кливленд, сәнгать музее
 
Исерек европалы. як. 1580—1585 еллар. Фрир галереясе, Вашингтон

Пространствоның тирәнлеген чагылдырып карауның тагын бер мисалы булып Лахорның остаханәсендә 1595 елда барлыкка китерелгән шагыйрь Джаминың “Бахаристан” китабыннан “Суфий Абул Аббас масаючан дәрвишне шелтәли” миниатюрасы хезмәт итә ала. Анда алама киеменә шулкадәр лепелдәп караган дәрвиш сурәтләнгән, хәтта суфийның “Бәлки Ходай ул киемең дип саныйсыңдыр?” дигән табигый соравы барлыкка килгән. Басаван кеше фигураларын архитектура тирәлегенә шулай итеп урнаштырган ки, ике кеше әңгәмә корган чын террасаның тирәнлеге хисе барлыкка килә. Бу алым, һичшиксез Европа репертуарыннан алынган, чөнки Италиядә ул XIII гасырдан бирле мәгълүм.

Европа мотивлары Лахорда 1596-97 елларда барлыкка китерелгән Амир Хосров Дехлевиның “Хамсе” манускриптыннан “Мөселман дини мөсафире брахманнан ихтирам итү сабагын ала” миниатюрасында тагын да ачыграк күренә. Изге урынга ялан аяк килеш китап белән (мөгаен, ул Коръән) һәм кулында таяк белән баручы мөселман мөсафире Сомнатхта Шива гыйбадәтханәсенә юлда сузылган Һиндуны күрә һәм шулай итеп Ходайны ихтирам итү сабагын ала. Бу сәхнәнең ерак перспектива, күпер һәм башка архитектура белән артның пейзажы, төрле төстәге фарсы тауларга карамастан, турыдан ниндидер Европа өлгесеннән алынган. Мөгаен, ул Мартен де Вос эше мотивлары буенча эшләнгән Адриан Коллартның “Африка” гравюрасы булган. Бу кулъязманың башка миниатюрасында “Александр мәгарәдә олы хәким Платонга зиярәт кыла” тышкы фарсы хасиятләренә карамастан тирәнлеге оста итеп тональ күчешләр ярдәмендә чагылдырылган мәгаре кебек деталь бар. Басаван исеме белән бөтен дөньяның музейларында саклана торган йөзгәчә төрле әсәрне бәйлиләр. Бу мирасның бер өлеше аның император Әкбәр ательесының осталарыннан таләп иткән биремнәрен чагылдыру өчен яңа телне эзләүне чагылдыручы рәсемнәр булып тора. Аларның берәүләрендә рәссам Европа гравюралары темаларына вариацияләр эшләгәнен күрергә була: “Аллегорик фигура” як. 1590 ел, “Дога кылучы хатын-кыз” 1590-1600 еллар, “Монстр башында торучы хатын-кыз фигурасы” як. 1590 ел, “Яшь хатын-кыз һәм олы ир-ат” як. 1590 ел – бу һичшиксез Богородицаны ясаучы апостол Лука белән сюжет күчермәсе, - барлык бу рәсемнәр Басаван имзасына ия һәм Парижда Гиме Музеенда саклана. Башка рәсемнәрдә төрле набросоклар бар: «Флейтист» (як.1590, Гиме, Париж), «Ябык кеше, ат һәм эт» (1585-1590 еллар, Һинд музее, Калькутта), «Аскетлар» (1585-1590 еллар, Һиндстанның язмалар һәм шәхси документлар идарәсе, Лондон), «Исерек европалы» (як. 1590 ел, Фрир Галереясе, Вашингтон). Басаван могол живописе үсешендә иң әһәмиятле фигура булган, чөнки аның мисалында Әкбәр миниатюрасының беренче гади өлгеләреннән әсәрләр катлаулы һәм зәвыклы кыяфәт алган үсешнең иң югары ноктасына кадәр күрергә була. Фараз ителгәнчә, 1600 ел тирәсендә, Абд ас-Самад үлеменнән соң Басаван Лахорда император китапханәсенә мөдир булган. Рәссам тормышының соңгы еллары турында төгәл мәгълүмат сакланып калмаган. Аның улы Манохар шулай ук рәссам булган һәм миниатюраларны башта Әкбәр өчен, ә аннан соң аның варисы император Джахангир өчен барлыкка китергән.

Библиография

үзгәртү
  • S.C. Welch, «The Paintings of Basawan», Lalit Kala (New Delhi), 10, 1961, pp 7–17
  • A. Okada, «Pictorial Eclecticism at Akbar’s Court. Basawan» in «Indian Miniatures of the Mughal Court», Harry N. Abrams Inc., Publishers, New York, 1992, pp 76–94
  • S.C. Welch, India: Art and Culture 1300—1900, Prestel, Munich, 1999, pp 146–149, 154—159.
  • The Adventures of Hamza (exh.cat.by J. Seyller; Washington DC, Sackler Gallery, 2002
  • Wonder of the Age. Master Painters of India 1100—1900. Exh. cat. Metropolitan Museum of Art, Yale University Press, 2011 pp 42–49
  1. Union List of Artist Names — 2012.
  2. Manohar / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 1998. — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T053852
  3. Метрополитен-музей — 1870.
  4. https://clevelandart.org/art/1962.279.207.a