Бари Габдрахманов

Бари Гали улы Габдрахманов (1912-1944) – Советлар Берлеге каһарманы.

Бари Габдрахманов
Туган 25 май 1912(1912-05-25)
Кармыш, Чирмешән районы, Татарстан АССР
Үлгән 23 гыйнвар 1944(1944-01-23) (31 яшь)
Кропивницкий район[d], Кировоград өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә кече сержант[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Бари Габдрахманов 1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2нче Украина фронтында сугышкан. 1944 елның 15 гыйнварында 233нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе кече сержант Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике пулеметын сафтан чыгара. Орудие коручысы белән икәү калып, соңгы снәрәт беткәнчегә кадәр ут алып бара, ә аннан соң автоматтан һитлерчыларны кыра. Бу сугышта кече сержант Бари Гали улы Габдрахманов авыр яралана һәм 1944 елның 23 гыйнварында аның гомере өзелә. Кировоград шәһәрендә Мәңгелек Дан Пантеонында җирләнгән.

Командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк төстә башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы белән кече сержант Бари Гали улы Габдрахмановка, үлгәннән соң, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сылтамалар үзгәртү