Бану Каһарманова

 

Бану Каһарманова
Туган 7 октябрь 1973(1973-10-07)[1] (50 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре укытучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015), Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2008).

Бану Каһарманова (7 октябрь 1973 ел) — укытучы, журналист. 2000 елдан Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015). Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2008).

Биографиясе үзгәртү

Бану Латыйф кызы Каһарманова 1973 елның 7 октябрендә Башкорт АССРның Учалы районы Яңа Озынгул (Озёрный) авылында туган. 1998 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1994 елдан алып «Аманат» журналы мөхәррире.

1998 елдан — Озерный урта мәктәбенең директор урынбасары.

1999 елдан башлап «Җаек» гәзетасы хезмәткәре: 2000 елдан — хәбәрче, 2002 елның августыннан — җаваплы сәркатиб.

2002 елның декабреннән алып «Серп и Молот», 2006 елдан алып «Яшьлек» газетасы хәбәрчесе.

Социаль темаларга мәкаләләр авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015)
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2008).

Сылтамалар үзгәртү

  1. Башкирская энциклопедия