Балык ашлары
Бу мәкаләдә Википедиянең башка мәкаләләренә сылтамалар юк. Мәкаләдәге текстка сылтамалар өстәп, зинһар, бу мәкаләне яхшыртырга булышыгыз. Сылтамалар контекстка туры килергә тиеш. (сентябрь 2024)
|
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Пешкән балык
үзгәртүБалыкның бөтен төрләрен дә пешереп була, шулай да пешерү өчен судак, чегә, укбаш, кырпы балыгы әйбәтрәк. Шуны онытмаска кирәк: пешергәндә суны никадәр азрак салсаң, балык шулкадәр тәмлерәк була. Шуңа күрә суны балык күмелерлек кенә итеп салалар. Яңа тоткан балыкны пешергәндә, суның һәр литрына бер балкашык тоз, азрак кишер, петрушка, 1-2 лавр яфрагы, бераз борыч һәм бер баш суган турап салалар (тозлы кыяр салырга мөмкин). Балыкны бөтен көе дә, турап та пешерәләр. Турап пешергәндә, балыкның тиресен өскә таба куеп, өстенә кайнар су салалар, шулай да бөтен көе пешергән балык тәмлерәк була. Балыкның бөтен төрләрен дә сүрән утта акрын гына кайнатып пешерергә кирәк. Кечерәк кисәкләргә бүлгән мәрсин, укбаш һәм кырпыны кайнап чыкканнан соң - 20-30 минут, әгәр кисәкләр 500 г нан артыграк икән, бер сәгать чамасы пешерәләр. Судак һәм чуртанны бөтен килеш - 30-40 минут, 100-150 г лы итеп тураганын 15-20 минут пешерәләр. Тозлы балыкны башта суга салып тоталар, пешергәндә тоз салмыйлар. Пешкән балыкны табынга кайнар килеш тә, салкын көе дә бәрәңге белән чыгаралар.
Чыганак
үзгәртүТатар халык ашлары. Ю.Ә. Әхмәтҗанов, Р.Г. Мөхәммәдова, Х.С. Бикбулатова, Р.Г. Иванова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1988.
Бу мәкаләдә тематик төркемнәр куелмаган. Сез аларны табып яки яңаларын ясап һәм мәкаләгә өстәп, проектка булыша аласыз.
|