Баллы гөмбәләр
Баллы́ гөмбәлә́р - рядовкалылар һәм строфарияләр семьялыкларына караган берничә төр гөмбәнең уртак атамасы. ТР да 4 төре бар: көзге (чын) баллы гөмбәләр (Armillariella mellea), болын баллы гөмбәләр (Marasmius oreades), җәйге баллы гөмбәләр (Kuehneromyces mutabilis), күкертсыман сары ялган баллы гөмбәләр (Hypholoma fasciculare) киң таралган.
Көзге яки чын баллы гөмбәләр агач төпләрендә һәм тамырларында, ауган агачларда зур төркемнәр булып үсә. Эшләпәсенең диаметры 3-10 см, яшь гөмбәнең читләре кабарынкы, эчкә бөгелгән, соңрак, үсүенә карап, ул яссыга әйләнә, кайвакыт уртасында төере була. Тышы көрәнрәк яки коңгырт сары, күп санлы кабырчыклы. Пластинкалары аксыл сары төстә. Сабының өске ягында ак ярылы боҗрасы бар. Йомшагы ак, көпшәк, тәмле гөмбә исе килеп тора. Сентябрь-октябрь айларында өлгерә. Тере агачлар үзагачын бозучы, урман төрләренең куркыныч паразиты булып тора. Гөмбәлек тере үзагачка үтеп керә, агач кайрысы астында тарала, туфрак һәм тамырлар буйлап ул агачтан агачка күчә, урманның бер өлешен корыта. Болын баллы гөмбәләр болыннарда, көтүлекләрдә, сирәгрәк аланнарда һәм урман буйларында үсә, июньнән сентябрьгә кадәр очрый. Эшләпәсенең диаметры 3-5 см, яшь гөмбәнеке конуссыман, соңрак киңәйгән, уртасында җәенке төере бар, саргылт төстә. Төбе тигез, тыгыз, кимерчәкле. Пластинкалары киң, тонык сары төстә, ак ончыл куныклары бар. Гөмбә өлгергәннән соң череми, кибә. Җәйге баллы гөмбәләр агач төпләрендә, тамырыннан корыган кәүсәләрдә, яфраклы агачларның куышларында үсә, июньнән октябрьгә кадәр очрый. Эшләпәсенең диаметры 4-6 см, юка итләч, башта кабарынкы, астан челтәрсыман япма белән капланган, соңыннан яссы-кабарынкы һәм җәелгән, сары көрән төстә, төбе цилиндрсыман, бөгелгән, коңгырт, кабырчыклы боҗралы. Ялган баллы гөмбәләр агач төпләрендә, яфраклы һәм ылыслы токымнарның черегән үзагачларында, июнь ахырыннан сентябрьгә кадәр очрый, еш кына төркем-төркем булып үсәләр. Эшләпәсе юка итләч, саргылт, уртасында карарак, кызгылт яки кызгылт сары төсмерләре бар, яшь гөмбәнеке кыңгыраусыман, соңыннан яссы кабарынкы. Пластинкалары яшькелт төстә, төбе белән тоташ. Төбе нәзек, 5 см чамасы озынлыкта, сары төстә, куыш. Йомшагы ачык сары төстә, ачы.
Ялган баллы гөмбәләрдән тыш барлык төрләре дә ашарга яраклы.
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.