Бала хокуклары турында конвенция

БМО Бала хокуклары турында конвенциясе — дәүләт-катнашучыларда бала хокукларын билгеләүче халыкара хокукый документ. Бала хокуклары турында конвенция — бала хокукларының төрлесенә багышланган мәҗбүри төстәге беренче һәм төп халыкара-хокукый документ. Документ, туудан алып, 18 яшькә кадәр индивидуаль затларның (әгәр дә кулланылучы кануннар буенча балигълык иртәрәк җитмәсә) ачыгудан һәм мохтаҗлыктан, катылыктан, эксплуатациядән һәм башка гаеп эшләрдән ирекле шартларда үз мөмкинлекләрен тулы үстерү хокукларын җентекләгән 54 маддәдән гыйбарәт. Бала хокуклары турында конвенциясе катнашучылары Изге Тәхет, Палестина һәм барлык БМО ил-әгъзалары, АКШ[8] тыш, булалар. 

Бала хокуклары турында конвенция
Нигезләнү датасы 20 ноябрь 1989
Сурәт
Кыскача исем CRC һәм UN KRK
Атама Convention on the Rights of the Child[1], اتفاقية حقوق الطفل[2], 儿童权利公约[3], Convention relative aux droits de l'enfant[4], Конвенция о правах ребенка[5] һәм Convención sobre los Derechos del Niño[6]
Басма яки тәрҗемәләре Q105969332?
Автор Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse[7]
Әсәр яки аның атамасы теле чех теле
Вакыт мизгеле 20 ноябрь 1989
Чыгару датасы 20 ноябрь 1989
Депозитарий Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе
Эра позднее Новое время[d]
Дата вступления в силу 2 сентябрь 1990[1]
URL буенча карарга була unicef.es/causas/derechos-ninos/convencion-derechos-ninos, ohchr.org/EN/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx(ингл.)[1], ohchr.org/AR/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx(гар.)[2], ohchr.org/CH/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx(кыт.)[3], ohchr.org/FR/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx(фр.)[4], ohchr.org/RU/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx(рус.)[5] һәм ohchr.org/SP/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx(исп.)[6]
 Бала хокуклары турында конвенция Викиҗыентыкта
Конвенциядә катнашкан дәүләтләр (ратификацияләгәннәре — яшел төстә, имза куйганнары, ләкин ратификацияләмәгәннәре — шәмәхә, имза куйганнары — сары)

Тарихы үзгәртү

БМО Генераль Ассамблеясы балалар хокукларын яклау буенча адымнарының беренчесе 1946 елда БМО Балалар фондын (ЮНИСЕФ) оештыру булды. Ике елдан соң, 1948 елда, Генераль Ассамблеясы тарафыннан Кеше хокукларының гомуни декларациясе кабул ителде. Аның нигезләмәләрендә һәм 1966 елның Халыкара пактларының кеше хокукларына кагылышлы нигезләмәләрендә балалар махсус яклау объектлары булып таныла.

ӘммаБМОның балалар хокукларына кагылышлы беренче акты 1959 нчы елда Генераль Ассамблея тарафыннан кабул ителгән Бала хокуклары декларациясе булган, анда бары бала хокуклары яклау өчен җаваплы субъектлар гамәлләрен билгеләүче ун принцип формалашты, һәм декларациянең төп максаты — "бәхетле балачакны" тәэмин итү. Декларация шуны игълан итте: "кешелек үзендә булганыннан балага иң яхшысын бирергә тиеш", балаларга барлык хокукларын һәм ирекләрен куллану мөмкинлеген гарантияләргә мәҗбүр[9].

Бала хокуклары декларациясен кабул итүгә 20 еллыгына БМО 1979 елны Халыкара бала елы дип игълан итте. Шул уңаеннан берничә хокукый инициатива тәкъдим ителә, һәм шул исәптән 1978 нче елда Кеше хокукларын буенча БМО комиссиясенә Польша тарафыннан тәкъдим ителгән Бала хокуклары турында конвенция проекты. Иң беренче проектның авторы поляк профессоры, халыкара хокук белгече А. Лопатка булды. Конвенция тексты белән бәйле эш 10 ел дәвамында барды һәм 1989 нчы елда, Бала хокуклары декларациясен кабул иткәннән соң 30 ел узгач тәмамланды.

Конвенцияне булдырганда һәм Генераль Ассамблея аны кабул иткәч, киңәшмәләр оештырылды, анда, бала хокукларын чынга ашырыр өчен глобаль әһәмияткә ия булган Конвенция турында мәгълүмат тарату һәм аңа игътибарны җәлеп итү максатларыннан, БМО оешмалары, органнары һәм махсус оешмалары катнашты. Конвенция 1989 нчы елның 20 ноябреннән БМО Генераль Ассамблеясының 44/25 резолюциясе белән кабул ителгән, 1990 нчы елның 26 гыйнварында Конвенцияне имзалау башланды. Аны егерме дәүләт ратификацияләгәннән соң, Конвенция 1990 елның 2 сентябрендә үз көченә керде. 1993 елда Кеше хокуклары буенча Вена конференциясендә карар кабул ителде: 1995 елга Конвенция барлык дәүләтләр өчен универсаль итеп булдыру.

1995 елда Конвенциянең 43 маддәнең 2 пунктына төзәтмә[10] кертелде, һәм ул үз көченә 2002 елда керде[11].

1996 нчы елда, Франция нияте буенча, БМО Генераль Ассамблеясе Конвенция кабул иткән көнне ел саен 20 ноябрьдә Бала хокуклары көне буларак үткәрергә хәл ителде.

2000 елда конвенциягә карата ике факультатив беркетмә кабул ителде, һәм 2002 елда алар үз көченә керде. Аларда балаларның хәрби конфликтларында катнашу турында (2015 елның октябрь аена 161 ил-катнашучы[12]) һәм балалар белән сәүдә итү, балалар фахишәлеге һәм балалар порнографиясе турында сүз бара (2015 елының октябрь аена 171 ил-катнашучы[13]).

2011 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы өченче факультатив беркетмә кабул итте. Ул имзалау өчен 2012 елда ачык булды һәм, ил-катнашучыларның саны унга җиткәч, 2014 елда үз көченә керде. Беркетмә Бала хокуклары комитетның катнашкан илләргә каршы Конвенцияне бозу турындагы шикаятьләрне карау мөмкинлеген тәэмин итә[14][15]. 2016 елның сентябрь аена өченче беркетмәдә 28 ил катнаша.[16]

Төп нигезләмәләре үзгәртү

Беренче өлеше үзгәртү

  • 1-4 маддәләр "бала" билгели, бала кызыксынуларын өстенлеген һәм катнашкан дәүләтләр Конвенциядә беркетелгән хокукларны дискриминациядән ирекле рәвештә гамәлгә ашыруны мәҗбүр хәлдә раслый.

Әдәбият үзгәртү

  • Шнекендорф З. К. Бала хокуклары турында конвенция буенча юл күрсәткече. — М., 1997.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 https://www.ohchr.org/EN/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx
  2. 2,0 2,1 https://www.ohchr.org/AR/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx
  3. 3,0 3,1 https://www.ohchr.org/CH/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx
  4. 4,0 4,1 https://www.ohchr.org/FR/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx
  5. 5,0 5,1 https://www.ohchr.org/RU/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx
  6. 6,0 6,1 https://www.ohchr.org/SP/ProfessionalInterest/Pages/CRC.aspx
  7. https://wolnelektury.pl/katalog/lektura/konwencja-o-prawach-dziecka/
  8. Список государств-участников Конвенции о правах ребёнка(ингл.)
  9. Декларация прав ребёнка (принята резолюцией 1386 (ХIV) Генеральной Ассамблеи ООН 20 ноября 1959 года)
  10. Текст поправки
  11. Данные о ратификации поправки
  12. Данные о ратификации факультативного протокола, касающегося участия детей в вооруженных конфликтах(ингл.)
  13. Данные о ратификации факультативного протокола, касающегося торговли детьми, детской проституции и детской порнографии(ингл.)
  14. UN rights chief welcomes new measure to stop violence against children(ингл.)
  15. Проект протокола 2014 елның 9 август көнендә архивланган. Принят Советом по правам человека ООН без голосования 17.06.2011.
  16. Данные о ратификации 3-го факультативного протокола(ингл.)