Бакырчы авыл җирлеге (Апас районы)

Бакырчы авыл җирлеге (Бакрчинское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Апас районында урнашкан җирле административ берәмлек. Үзәге - Олы Бакырчы авылы.

Бакырчы авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Олы Бакырчы[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 567 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Географиясе үзгәртү

Бакырчы авыл җирлеге Апас районының Кызылтау, Урта Балтай, Тутай, Чирмешән, Шәмбалыкчы авыл җирлекләре, Буа һәм Кайбыч муниципаль районнары белән чиктәш.

Территория 32810000 кв. м. били, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 31560000 кв. м.

Бакырчы авыл җирлеге чиге Кайбыч муниципаль районы белән чиктәш җирдә Бакырчы, Чирмешән авыл җирлекләре һәм Кайбыч муниципаль районы чикләре тоташкан урында Чирмешән авылыннан 3,5 км төньяк-көнчыгышта урнашкан 39 нчы тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Бакырчы, Шәмбалыкчы авыл җирлекләре һәм Кайбыч муниципаль районы чикләре тоташкан урында Урта Биябаш авылыннан 2,5 км көнбатышта урнашкан 13 нче тоташу ноктасына кадәр уза. Бакырчы авыл җирлеге чиге Шәмбалыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 13 нче тоташу ноктасыннан алып көньяк-көнбатышка таба, чокырны һәм инешне кисеп үтеп, 1,4 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 100 м урман массивының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 23 нче урман кварталына кадәр, сынык сызык ясап, 1,4 км әлеге урман кварталының көнбатыш чиге буйлап Бакырчы, Шәмбалыкчы һәм Урта Балтай авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Бакырчы авылыннан 2,1 км төньяк-көнчыгышта урнашкан 14 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Бакырчы авыл җирлеге чиге Урта Балтай авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 14 нче тоташу ноктасыннан алып 600 м көньяк-көнчыгышка таба, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 30 нчы урман кварталының көньяк-көнбатыш чиге буйлап бара, алга таба 150 м көньяк-көнбатышка таба урман массивының төньяк-көнбатыш чиге буйлап уза, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 550 м һәм, Чирмешән елгасының текә сул ярын, елганың үзен һәм кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 3,0 км көньякка таба, Каратун – Чирмешән – Олы Подберезье автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 1,2 км көньяк-көнбатышка таба бара, алга таба 2,0 км урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап Бакырчы, Урта Балтай һәм Кызылтау авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Кызылтау авылыннан 1,9 км төньякта урнашкан 38 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Бакырчы авыл җирлеге чиге Кызылтау авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Бакырчы, Кызылтау һәм Тутай авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Тәүгелде авылыннан 2,3 км көньяк-көнбатышта урнашкан 40 нчы тоташу ноктасыннан алып төньяк-көнчыгышка таба «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 42 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 600 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 100 м, урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 300 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, буаны кисеп үтеп, 550 м, 43 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 150 м уза, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м, 43 нче, 44 нче урман кварталларының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 1,0 км уза, аннары көньяк-көнчыгышка таба 44 нче урман кварталының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап 650 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м, әлеге урман кварталының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап 450 м бара, алга таба, сынык сызык ясап, 100 м көньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, аннары 450 м көньяк-көнбатышка таба 44 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап бара, алга таба көньяк-көнчыгышка таба 20 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 500 м урман полосасы буйлап, 200 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап 38 нче тоташу ноктасына кадәр уза. Бакырчы авыл җирлеге чиге Тутай авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 40 нчы тоташу ноктасыннан алып төньяк-көнбатышка таба «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 41 нче урман кварталының төньяк чиге буйлап 150 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 250 м, 40 нчы урман кварталының көнчыгыш чиге буйлап 300 м төньякка таба һәм 300 м төньяк-көнбатышка таба, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 100 м, 40 нчы урман кварталының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап 450 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м һәм көньяк-көнчыгышка таба 50 м уза, 40 нчы урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 1,0 км уза, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, чокырны кисеп үтеп, 100 м, кабат авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м төньяк-көнбатышка таба Бакырчы, Тутай авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы чикләре тоташкан урында Күкшем авылыннан 3,0 км төньякта урнашкан 41 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Бакырчы авыл җирлеге чиге Буа муниципаль районы белән чиктәш җирдә 41 нче тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Бакырчы, Чирмешән авыл җирлекләре һәм Буа муниципаль районы чикләре тоташкан урында Аюкөйдергән авылыннан 2,3 км көньяк-көнчыгышта урнашкан 42 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Бакырчы авыл җирлеге чиге Чирмешән авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 42 нче тоташу ноктасыннан алып 1,4 км төньяк-көнчыгышка таба Чирмешән – Яльчик автомобиль юлы буйлап уза, аннары 500 м көньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Бәрлебаш участок урманчылыгындагы 39 нчы урман кварталына кадәр бара, алга таба төньяк-көнчыгышка әлеге урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 750 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, текә ярны кисеп үтеп, 300 м кибеп баручы инешкә кадәр уза, әлеге инеш агымы буенча, Каратун – Чирмешән – Олы Подберезье автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 3,3 км аска таба аның Чирмешән елгасына койган җиренә кадәр бара, Чирмешән елгасы агымы буенча 1,4 км өскә таба Шайтан елгасы тамагына кадәр уза, әлеге елга агымы буенча 1,9 км өскә таба буа плотинасына кадәр бара, плотинаны кисеп үтә һәм 100 м көнбатышка таба буа буенча уза, кабат Шайтан елгасы агымы буенча 1,8 км әлеге елгага кибеп баручы инеш койган җиргә кадәр бара, әлеге инеш агымы буенча 650 м өскә таба 39 нчы тоташу ноктасына кадәр уза.

Тарихы үзгәртү

Авыл җирлеге 1979 елда оешкан, район үзәге буоган Апас штп-сыннан, 40 км ераклыкта урнашкан. Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән».[3]

Социаль-икътисадый характеристикасы үзгәртү

Муниципаль берәмлекнең төп социаль-икътисадый характеристикасы: торакның гомуми мәйданы 23620 кв. м., 1 кешегә гомуми мәйданы 33,6 кв. м. тәшкил итә.

2013 елда Бакырчы авыл җирлеге бюджетының гомуми керем күләме 2197 мең сум тәшкил иткән. Бюджет чыгымнарының гомуми күләме 2218 мең сум .

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2010[4]2011[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]
703698686676654626

2015 елга халык саны 703 кеше. Халыкның төп составы: татарлар.

Җирлекнең танылган кешеләре: балалар язучысы - Шәүкәт Галиев, Олы Бакырчы авылы.

Авыл җирлеге составы үзгәртү

Бакырчы авыл җирлеге: Бакырчы (административ үзәк), Тәүгелде авылларыннан тора.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Апас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына 7 нче кушымта (7 нче кушымта 2014 елның 30 декабрендәге 151-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  4. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  8. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.