Бака кабырчыгы (лат. Seseli) — чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан бер, ике һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Бака кабырчыгы
Халыкара фәнни исем Seseli L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Selineae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 55(2)[d]

 Бака кабырчыгы Викиҗыентыкта

Seseli montanum L.

Таралуы

үзгәртү

100 ләп төре билгеле, Европада һәм Азиядә киң таралган.

 
Seseli annuum L.

Татарстанда 2 төре — берьеллык бака кабырчыгы (S. annuum) һәм кискеч бака кабырчыгы (S. libanotis) республиканың барлык төбәкләрендә дә очрый. Куак араларында, болыннарда, сөзәклекләрдә, елга буйларында үсә. Урман массивларында, куаклар арасында, ташлы тау итәгендә, йомшак туфраклы урыннарда , кыя ярыкларында очрый.

Казакъстанда 24 төре бар. Алар республиканың көнбатыш чигеннән алып Алтай һәм шулай ук Тянь-Шань, Бетпакдала, Балхаш якларында таралган.

Ботаник тасвирлау

үзгәртү

Ике һәм күпьеллык үсемлекләрнең озынлыгы 30-100 см. Тамыры баусыман, юан. Сабагы цилиндрсыман, очына кадәр яфраклы, кабыргалы. Яфраклары күгелҗем-яшел, өч катлы каурыйсыман. Чәчәкләре ак, таҗ яфракчыклары кайвакыт шәмәхә төстәге сеңерчәле, катлаулы чатырда урнашкан, ике йортлы үсемлек. Җимеше — салынкы җимешчек. Июнь-август айларында чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Кулланылыш

үзгәртү

Берьеллык бака кабырчыгы халык медицинасында кулланыла. Тамырларында кумарин, хинон; яфракларында һәм чәчәкләрендә флавоноидлар бар. Үлән төнәтмәсе бәвел кудыру һәм яра төзәтү өчен, яңа гына алынган тамырлары дерматозлар вакытында файдаланыла.

Кискеч бака кабырчыгы — терлек азыгы, баллы, эфир майларына бай үсемлек[4].

Төрләре

үзгәртү

Киң таралган төрләре:

  • Seseli condensatum
  • Seseli muchrohatum
  • Берьеллык бака кабырчыгы (Seseli annuum)
  • Кискеч бака кабырчыгы (Sеseli libanotis)

Искәрмәләр

үзгәртү
 
Seseli libanotis