Бай белән ялчытатар балалар драма уены.

Бай белән ялчы
Уенчылар саны
7 дән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Иң элек уйнаучылар шобага тотышалар. Иң очка чыкканы бай, иң аста калганы ялчы була. Шуннан уйнаучылар бер түгәрәк ясыйлар да кулларын тотышып торалар. Бай белән ялчының икесенең дә күзләрен бәйләп уртага кертәләр. Байның кулына җиңелчә генә ишкән сөлге бирәләр. Ялчыны бер читкәрәк куялар. Бай әйтә:

— Ялчы кайда, кил, ялчы,
Миңа эшкә ялланчы.

Ялчы:

— И бай абзый, бай абзый,
Кесәңдә акча бар, абзый,
Бушый алмыйм мин монда,
Кирәк булсам, кил монда,

— диюенә тиз генә урыныннан китә. Бай аны сугарга селтәнә. Әгәр дә ялчы оста кача белсә, бу уен бик кызык була. Кайвакыт бай белән ялчы кара-каршы килеп бәреләләр. Бай ялчыга ун мәртәбә сукса, байлыктан төшеп түгәрәккә керә. Элекке ялчы бай булып, үзенә ялчыны түгәрәктән сайлап ала. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.