Багирми (халык)
Багирми (үзатамасы — барма-ге) — Шари елгасы буйларында яшәгән халык, башлыча Чад Республикасында төпләнгәннәр.
Багирми |
Тарих
үзгәртүБу халыкның Үзәк Африкада XVI гасыр азагыннан XIX гасыр азагына кадәр Чад күленнән көньяк-көнчыгышка таба урнашкан, ислам дине тоткан солтанлыгы булган (1522-1897). Солтанлык хакимы мбанг титулы йөрткән.
XVII гасырга кадәр Багирми Борнога бәйле рәвештә була. XVIII гасырда бәйсезлек чорында солтанлык чәчәк аткан.
Әмма 1871 елда ук Багирмины Вәдәй солтаны яулый. 1893 елда Вадай экспансиясеннән котылып, солтан Багирми Абд-ар-Рахман Гваранга Франциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма инде киләсе 1894 елда ук башкала Мисыр пашасы Әл-Зөбәер Раманың элеккеге колы Рабех вад Фадлуллаһ гаскәрләре тарафыннан яулап алына һәм таркала.
1894 елда Солтаналык территориясе Франция һәм Германия арасында бүленә, ә 1911 елда Германия үз өлешен Франциягә тапшыра.
Солтанлык хәзерге заман Чад Республикасы территориясендә урнашкан булган, боендырыклы территорияләр шулай ук Үзәк Африка Республикасының төньяк-көнбатыш өлкәләрен биләгән. Башкаласы Масенья шәһәре булган һәм бүгенгә кадәр үз статусын саклаган.
Әлеге вакытта солтанлык Чад дәүләт системасына интеграцияләнгән. Мбанг титулы бүгенге көнгә кадәр дә бар.
Теле
үзгәртүБагирми телендә (1993 елда — 44,761 кеше) сөйләшәләр, ул үзәк Суданның нил-сахара макросемья телләре гаиләсенә карый. Хәзерге вакытта багирми теле икенче тел буларак кулланыла, ә беренче тел урынынын гарәп теле алган. Халык саны - 44761 (1993, халык санын алу).
Дине
үзгәртүХалыкның кайбер вәкилләре ислам динен тота, башкаларында традицион диннәр саклана. Мбанг булып Абдулла идарә иткәндә (1568—1608) ислам дәүләт дине итеп кабул ителгән.
Шөгыльләре
үзгәртүТөп шөгыльләре - игенчелек (сорго, дурра һ.б.), эре мөгезле терлек үрчетү һәм балыкчылык.
Әдәбият
үзгәртү- Багирми // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Багирми // Хәрби энциклопедия : в 18 т. / Василий Новицкий һәм башкалар мөхәррирлек кылу астында. — СПб. : Т-во И. В. Сытина, 1911—1915.
- Андрианов Б. В., Попов В. А. Багирми // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. — М.: Большая Российская Энциклопедия, 1998
Сылтамалар
үзгәртү- Lebeuf, Annie M.D. (1978) 'L’ancien royaume du Baguirmi' Mondes et cultures, 38, 3, 437—443.
- N’Gare, Ahmed (1997) 'Le royaume du Baguirmi (XVe — XXe siècles)'. Hemispheres, 11, 27—31.
- Bagirmi and Wadai(ингл.)