Ая́з күл – Көнчыгыш Кама аръягындагы иске су юлында сакланып калган күл. Ык елгасының сул як тугаенда, Эстәрле елгасы тамагыннан өстәрәк, Азнакай районының Түбән Эстәрле авылыннан 0,7 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Ике күлдән тора.

Су өслегенең мәйданнары 1 га һәм 0,3 га. Озынлыклары 350 һәм 170 м, иң зур киңлекләре 40 һәм 30 м.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Чыганаклар үзгәртү