Аю җиләге
Аю җиләге (лат. Arctostaphylos) - арчанчалар семьялыгыннан мәңге яшел куаклар ыругы.
Аю җиләге | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Arctostaphylos Adans., 1763 |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Arbutoideae[d] |
Таксономик төр | A. uva-ursi[d] |
Куллана | ризык[1], антисептики[d][1] һәм дару[1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] |
Нәрсәнең чыганагы | manzanita[d] |
Таралуы
үзгәртү70 ләп төре билгеле, Төньяк ярымшарда киң таралган. Россиядә бер төре – гади аю җиләге яки аю колагы (A.uva-ursi) үсә.
Татарстанда Кама алды төбәкләрендә сирәкләнгән коры нарат урманнарында, кисентеләрдә очрый.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү30-80 см озынлыктагы куакчык. Сабаклары куе коңгырт кабыклы, нык тармаклы. Яфраклары – тыгыз кабыклы, озынча, өсте ялтырый, куе яшел төстә. Чәчәкләре – вак, алсу төстә, сабак очларындагы аска караган кыска чукларга җыела. Җимеше – ончыл җимеш йомшагы булган шарсыман кызыл каты төш, куе кызыл төстәге 1-5 төшчеге була. Майда чәчәк ата. Җимешләре июльдә өлгерә.
Куллану
үзгәртүЯфракларында арбутин, метиларбутин гликозидлары, эфир майлары, дуплау матдәләре, органик кислоталар, А һәм С витаминнары бар. Яфракларын елына ике тапкыр - үсемлек әле чәчәк атмаган чакта яз көне һәм җиләк-җимешләр тулысынча өлгергәч, көзен җыялар.[2] Яфракларының төнәтмәсен бөерләр һәм сидек юллары ялкынсынганда эчәләр, шулай ук диатез, җәрәхәтләр, үлекле яралар булганда ванна ясыйлар.
Гади аю җиләге тышкы яктан нарат җиләгенә охшаган, әмма ул җәелеп киткән ян үсентеләре белән аерыла. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 https://arboretum.ucsc.edu/pdfs/ethnobotany-webversion.pdf
- ↑ Қ.Сыбанбеков. Жасыл әлем сырлары
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ayu-ilge