Агафонов Ашот Моисеевич (4 ноябрь 1895 ел — 21 август 1962 ел) — совет галим-табибы, акушер, гинеколог, югары мәктәп укытучысы. 1935-1945 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының кафедра мөдире. Медицина фәннәре докторы (1940), профессор (1935). Башкорт АССРның (1945) һәм Әрмән ССРның атказанган фән эшлеклесе (1961).

Ашот Агаронов
Туган 4 ноябрь 1895(1895-11-04)[1][2]
Тбилиси, Россия империясе[1][2]
Үлгән 21 август 1962(1962-08-21)[1] (66 яшь)
Бразилия[1]
Үлем сәбәбе очкыч һәлакәте[d][1][2]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d][1]
Һөнәре акушер-гинеколог, мөгаллим
Эш бирүче Тбилиси дәүләт унивирситеты[d], Мхитар Гераци исемендәге Ереван дәүләт медицина университеты[d][1], Башкорт дәүләт медицина университеты[1] һәм Одесса милли медицина университеты[d][1]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d][1] (1940)
Гыйльми исем: профессор[d][1][2]

Биографиясе үзгәртү

Ашот Моисеевич (Мовсесович) Агафонов 1895 елның 4 ноябрендә Россия империясенә караган Тбилиси шәһәрендә туган.

1918 елда Киев университетының медицина факультетын тәмамлый Үз теләге белән Кызыл армиягә бара. Хәрби табиб булып хезмәт итә.

Соңыннан Тбилиси университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы ассистенты (1925-1929); өлкән ассистенты (1929-1933), доцент (1933-1935), Ереван медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1954-1962); профессор, Башкорт дәүләт медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1935-1945); Одесса медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1945-1954) булып эшли. 1954 елдан — Ереван медицина институты кафедрасын җитәкли.

Әрмән ССРның Акушер-гинекологлар гыйльми җәмгыяте рәисе була.

Акушер-гинекологларның Бразилиядә үткән халыкара конгрессыннан кайтып килгәндә авиакатастрофада һәлак була.

Фәнни эшмәкәрлеге үзгәртү

Агрономның гыйльми-педагогик эшчәнлеге 1925 елда Тбилиси университетында башлана.

Фәнни хезмәтләре акушерлык һәм гинекологиядә рентген диагностикасы, эндокринология өлкәсендәге тикшеренүләре хатын-кызларның җенес органы яман шешен ачыклау һәм дәвалау өлкәсенә кагыла, асфиксия белән яңа туган балаларны реанимацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, «Е» һәм «К» витаминнарын акушерлыкта файдалануны һәм ролен өйрәнә.

100дән артык фәнни басмалар авторы. Фәнни эшләре (68 хезмәте бастырылган) акушерлык һәм гинекологиядә рентген диагностикасын куллану мәсьәләләренә, гинекология эндокринологиясенә һәм яман шеш проблемаларына багышланган.

Сайланма хезмәтләре үзгәртү

    • Влияние тимуса и коры надпочечников на развитие матки (1941)
    • Преждевременное прерывание беременности (монография)
    • Очерки акушерской патологии и оперативное акушерство: табиблар өчен кулланма. Мәскәү, 1954;
  • Оперативное акушерство: студентлар һәм табиблар өчен кыскача кулланма. Ереван, 1963.

Әдәбият үзгәртү

    • А. М. Агаронов (К 40-летию врачебной, научно-педагогической и общественной деятельности) // АГ. 1960. № 4;
    • А. М. Агаронов (Некролог) // Там же. 1962. № 6;
    • Айриян А. П. Армянские учёные-медики. — Ер., 1998—276 с. ISBN 99930-1-001-7
    • Биографический словарь профессоров Одесского медицинского института

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Армянская краткая энциклопедияՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1990.