Афаг Бәширкызы
Афаг Бәширкызы (әзери. Afaq Bəşirqızı), чын исеме Афаг Сәфәрова, Афаг Бәшир кызы Сәфәрова (әзери. Afaq Bəşir qızı Səfərova, 1955 елның 15 августы, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — совет һәм азәрбайҗан кино һәм театр актрисасы, Азәрбайҗанның халык артисты (1993). Азәрбайҗан дәүләт академия музыка театры актрисасы (1989 елдан). Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.
Афаг Бәширкызы әзери. Afaq Bəşirqızı | |
Туганда бирелгән исеме: |
Афаг Бәшир кызы Сәфәрова |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1973 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
IMDb: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 15 августында Бакыда театр һәм кино актеры Бәшир Сәфәроглы (1925—1969) гаиләсендә туган. Урта мәктәпне (1972), Мирага Әлиев исемендәге театр институтын тәмамлаган.
Иҗаты
үзгәртү1973—1975 елларда Н. Б. Вәзиров исемендәге Ләнкәран дәүләт драма театрында эшли, дебюты — 1973 елның 24 декабрендә Мирза Ибраһимовның «Яхшы кеше» спектаклендә Сәрвиназ ролендә уйный.
1975—1989 елларда Хөсәен Араблинский исемендәге Сумгаит дәүләт театрында уйный.
1989 елдан — Азәрбайжан дәүләт академия музыка театры актрисасы[1].
Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.
2014 елда Афаг Бәширкызы күренекле театр актерларын бүләкләү өчен «Бәшир Сәфәроглы исемендәге премия» булдыра[2].
Афаг Бәширкызы инициативасы белән Бәшир Сәфәроглы исемендәге Бакы музыкаль миниатюра театры оештырыла. 2004 елда Мәскәү дәүләт сатира театры сәхнәсендә театрның беренче премьерасы («Россиядә кавказлыларның маҗаралары») була[3].
Фильмография
үзгәртү- 1969 «Бәшир Сәфәр оглу»
- 1982 «Евләри көндәлән jар»
- 1986 «20+1»
- 1987 «Яшел күзлекле адәм»
- 1991 «Бәхт үзүjү»
- 1992 «777 №-ли иш»
- 1995 «Bala-başa bəla»
- 1996 «Yarımştat»
- 1999 «Яшел күзлекле адәм-2»
- 2001 «Некролог»
- 2002 «Яшел күзлекле адәм-3»
- 2003 «Dəvətnamə»
- 2005 «Girov»
- 2015 «Qaynanamız»
- 2016 «Həddən artıq uyğunluq»
- 2017 «Бәхт үзүjү-2»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1989 — Азәрбайжанның атказанган артисты
- 1993 — Азәрбайҗанның халык артисты .
- 1994, 2002 — «Алтын дәрвиш» театр премиясе
- 2013 — «Шөһрәт» ордены (Азәрбайҗан)
- 2015 — Азәрбайҗан президентының Почет дипломы [4]
Сылтамалар
үзгәртү- Президент наградил Афаг Баширгызы. 2021 елның 21 апрель көнендә архивланган. ann.az, 15.08.2015(рус.)
- В Азербайджане учреждена "Премия имени Башира Сафароглу". 2019 елның 17 октябрь көнендә архивланган. ann.az,02.10.2014(рус.)
- Afaq Basirqizi. imdb.com(ингл.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Известная азербайджанская актриса Афаг Баширгызы госпитализирована // В. Иманов, Trend Life
- ↑ В Азербайджане учреждена "Премия имени Башира Сафароглу". ann.az. әлеге чыганактан 2019-10-17 архивланды. 2019-10-17 тикшерелгән.
- ↑ Вугар Иманов. Известная азербайджанская актриса Афаг Баширгызы госпитализирована. trend.az, 24.09.2012(рус.)
- ↑ Президент наградил Афаг Баширгызы. ann.az. әлеге чыганактан 2021-04-21 архивланды. 2019-10-17 тикшерелгән.