Ат карагытатар халык уены.

Әпәй
Уенчылар саны
5тән күбрәк
Уйнау урыны
өй алды
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Өлкәнрәк яшьтәге малайлардан берсе ат карагы, икенчесе йорт хуҗасы булып уйный. Калган яшьрәк малайлар атлар ролен башкаралар. Ат карагы хуҗаның ишеген шакый:

— Тук-тук-тук!
— Кем бар анда?
— Мин бер юлчы. Ерактан кайта идем. Кундырып чыгармассыңмы?
— Бик кундырыр идем дә, өем тар шул. Йокла шунда атлар янында, салам өстендә.
— Ярар, алайса.

Хуҗа ята да «йокыга китә». Ат карагы да йоклаганга салышып хырлап-хырлап куя. Әледән-әле, хуҗа йоклады микән, дип сыңар күзен ачып карый. Хуҗаның «йоклаганына» тәмам ышангач, «атларның» берсен эләктерә дә (күлмәк итәгеннән тотып) чыгып чаба. «Аты» да кешнәгән була. Хуҗа куа чыга, әмма каракны тота алмый.

Ә бераздан «карак» киемнәрен әйләндереп кия дә янәдән «хуҗа» йорты янына килә. Өстәвенә әле чатанлаган була.

— Әй, абзый, өеңә кертче.
— Бу караңгы төндә ат урларга йөрисеңдер әле.
— Юк, абзый, юк, ерак-ерак җирләрдән кайтып килешем. Бик туңдым, керт инде.
— Кара аны, атларга тиясе булма. Бер көнне дә бер юлчыны керткән идем, иң әйбәт атымны урлап качты.
— Шулаймыни?! Берәү бик шәп атка атланып Иделне чыгып бара иде — шулдыр әле, мөгаен.

Сүз шул характерда дәвам итә. Бераздан «хуҗа» да, «карак» та йокыга талалар. «Карак» янә бер атны урлап кача. Шулай төрле-төрле «хәйләләр» белән килә-килә, «карак» «хуҗа »ның барлык атларын берәм-берәм урлап бетерә. Аннан Ат карагы Хуҗа, Хуҗа Ат карагы роленә кереп, уен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.