Атаҗан Ходайшукуров

җырчы, музыкант

Атаҗан Ходайшукуров, Атаҗан Абдулла улы Ходайшукуров (каракалп. Atajan Xudayshukurov, үзб. Отажон Худойшукуров, Otajon Xudoyshukurov; 1944 елның 10 апреле, СССР, Үзбәкстан ССР, Каракалпакстан АССР, Түрткүл районы, Түрткүл1994 елның 22 декабре, Үзбәкстан, Хәрәзем вилаяте, Үргәнеч) ― халык җырларын башкаручы җырчы, музыкант, шагыйрь, композитор һәм актер. Каракалпакстан АССР (1969), Үзбәкстан ССР (1977), Татарстан АССР (1981) һәм Төрекмәнстанның (1993) халык артисты. Үзбәкстан ССРның Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1974).

Атаҗан Ходайшукуров
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Отажон Худойшукуров

Туу көне

10 апрель 1944(1944-04-10)

Туу урыны
Үлү көне

22 декабрь 1994(1994-12-22) (50 яшь)

Үлү урыны

Үзбәкстан, Хәрәзем вилаяте, Үргәнеч

Эшчәнлек еллары

1963 ― 1994

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан Үзбәкстан

Һөнәрләр

җырчы, музыкант

Жанрлар

халык җырлары

Коллективлар

Каракалпак дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Дәүләт премиясе (1974) Үзбәкстан ССР халык артисты (1977)Татарстан АССР халык артисты (1981) «Фидокорона хизматлари учун» ордены (2021)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1944 елның 10 апрелендә Каракалпакстан АССР Түрткүл районы үзәге Түрткүл шәһәрендә туган. Түрткүлдә Ломоносов исемендәге 1нче урта мәктәптә укыган.

Ул танылган үзбәк җырчылары Камилҗан Атаниязовта[d] (1917-1975), Назир карый һәм Җуманазар Бекчановта белем алган.

1963 елдан Каракалпак дәүләт филармониясе (2018 елдан Үзбәкстан дәүләт филармониясенең[d] Каракалпакстан республика бүлеге) солисты.

Репертуарында «Феруз I—II», «Хоразм Сегоҳи», «Бозургоний», «Кушчинор», «Гулузорим», «Самарқанд ушшоғи» җырлары, «Кимни севар ёрисан», «Баҳром ва Гуландом», «Айрилиқ», «Авазхон» поэмалары, шулай ук төрекмән, азәрбайҗан, каракалпак, казакъ һәм кыргыз халык җырлары һ. б. урын алган булган. Атаҗан Ходайшукуров җырчы һәм үзе башкара торган җырлар («Галәмдә бер», «Беренче мәхәббәтем» кебек 300 дән артык җыр) авторы буларак та билгеле.

1994 елның 22 декабрендә вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1967 ― Каракалпакстан АССР атказанган артисты
  • 1969 ― Каракалпакстан АССР халык артисты
  • 1977 ― Үзбәкстан ССР халык артисты
  • 1981 ― Татарстан АССР халык артисты
  • 1993 ― Төрекмәнстанның халык артисты
  • 1974 ― Үзбәкстан ССРның Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Дәүләт премиясе
  • 2021 ― «Фидокорона хизматлари учун» ордены (вафатыннан соң) ― Ватаныбыз суверенитетының рухи нигезләрен ныгытудагы, халыкның мәдәниятен күтәрүдәге, җәмгыятьтә игелек һәм гаделлек, патриотизм һәм толерантлык кыйммәтләрен раслаудагы онытылмаслык казанышлары, кабатланмас һәм якты иҗади эшчәнлеге, милли бәйсезлек идеяләренә тугрылык, киләчәк буыннарга бай мирас, нәтиҗәле тормыш юлы һәм халык йөрәгендә тирән эз калдырган үрнәк кешелек сыйфатлары өчен[1][2]
  • 1999 елдан яшь җырчыларның Атаҗан Ходайшукуров исемендәге Республика конкурсы үткәрелә.
  • Төрекмәнстанның Элликкала районы[d] (үзәге Бөстан шәһәре) һәм Түрткүлдәге урам, аллея һәм бакчага исеме бирелгән.
  • Түрткүдәге яшәгән йортында музей оештырылган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Гулхатийша Әйимбетова / Атажан Худайшукуров ‎– Хорезм, Қарақалпақ Қосықлары = Каракалпакские, Хорезмские Песни

Сылтамалар

үзгәртү