Астралар революциясе

Астралар революциясе (кашкарыйлар революциясе, астралар инкыйлабы, маҗар. Őszirózsás forradalom) — Венгриядә 1918 елның 31 октябреннән 16 ноябренә кадәр булган буржуаз демократик революция. Венгрия революциясе Будапешт протестчылары кашкарый чәчәген киемнәренә элгәнгә «кашкарый революциясе» буларак билгеле була.[1]

Астралар революциясе
Сурәт
Вакыт мизгеле 31 октябрь 1918
 Астралар революциясе Викиҗыентыкта
1919 елның февралендә Михай Каройи (үзәктә) һәм Денег Беринкеи

Баштарак Венгриядә монархиягә йөз тоткан хөкүмәт бәреп төшерелә, власть төрле партияләр катнашлыгындагы коалицион хөкүмәт кулына күчә. 1918 елның 16 ноябрендә Венгрия үз гражданнарының гомумдемократик хокукларын һәм ирекләрен танучы республика дип игълан ителә. Хезмәт ияләренә промышленность һәм авыл хуҗалыгын "социальләштерү" һәм башка реформалар вәгъдә ителә. Әмма граф Каройи җитәкчелегендәге хөкүмәт реформалар уздырырга ашыкмый. Илдәге икътисади хәл начарлана. Антанта гаскәрләре аның территориясенең бер өлешен басып ала. Бу исә илдәге хәлне тагы да катлауландыра. Каройи, социал-демократларга хөкүмәт төзергә тәкъдим ясап, отставкага чыга. Тегеләре исә үз чиратларында яңа гына төзелгән Венгрия коммунистлар партиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Коммунистлар партиясе ноябрьдә Советлар Россиясеннән хәрби әсирлектән кайткан большевистик төркемнәр инициативасы белән оешкан була. Аларның күбесе (якынча 100 мең кеше) большевиклар ягында рус революцияләрендә катнаша.

Яңа хөкүмәткә социал-демократлар һәм коммунистлар керә. 1919 елның 21 мартында Венгрия Совет республикасы дип игълан ителә һәм аның хөкүмәте Россиядәге кебек үк Халык комиссарлары Советы дип атала башлый. Социал-демократлар һәм коммунистлар бер партиягә берләшәләр.

Венгрия Совет республикасының хөкүмәте дәүләтне чит илләрнең басып алуыннан яклау өчен Кызыл армия төзи һәм, эшче, солдат һәм крестьян депутатларының советларына таянып, радикаль үзгәртеп корулар программасын билгели. Милли бурычлар (Ватанны басып алудан яклау) һәм социаль-икътисади тәртипне үзгәртү буенча хөкүмәтнең социаль программалары үзара берләшү венгр революциясенә Австриядәге революциягә караганда радикальрәк төсмер бирә. Хөкүмәт промышленность предприятиеләре, банклар, транспорт, күпләп сатуны национализацияләү турында игълан итте. Предприятиеләрдә эшче контроле урнаштырылды. 100 хольдтан (57 гектар) зуррак алпавыт утарлары экспроприацияләнергә һәм дәүләт хуҗалыкларына тапшырылырга тиеш иде. Сигез сәгатьлек эш көне, социаль страхование чаралары, түләүсез медицина хезмәте күрсәтү кертелде, бөтен төр хезмәт ияләренә эш хакы арттырылды. Социализмны "кертүне" ашыктырып, революцион власть үзенең социаль таяну даирәсен тарайткан берничә хата җибәрде. Җирсез һәм аз җирле крестьяннарга алпавыт биләмәләреннән өлеш чыкмады. Промышленностьны һәм сәүдәне киң колач белән национализацияләргә тырышулар исә үз язмышлары өчен борчуга төшкән урта һәм вак эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләрнең ризасызлыгын тудырды. Хөкүмәттә һәм берләшкән партиядә социалистлар арасында каршылыклар тагын да кискенләште. Илдәге экспроприациягә каршы чыгучылар активлашты. Алар Антантадан хәрби ярдәм алдылар. Апрель урталарыннан Венгрия Кызыл армиясенә илнең бер өлешенә дәгьва кылучы румын һәм чех басып алучыларының басымына каршы торырга туры килә. Үзендә дә гражданнар сугышы барган Советлар Россиясе Венгриянең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә җавап бирә алмый. Хәрби интервенция көрәшкә нокта куя, 1919 елның 1 августында Венгрия Совет республикасы яшәүдән туктый. Илдә адмирал Миклош Хорти җитәкчелегендәге авторитар диктатура урнаша. Венгриядә янә регент Хорти җитәкчелегендәге монархистик дәүләт игълан ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Hajdu, Tibor (1990). "Revolution, Counterrevolution, Consolidation". in Peter F. Sugar. A History of Hungary (New printing ed.). Bloomington: Indiana University Press. p. 297. ISBN 0253355788. https://archive.org/details/historyofhungary00pete. 

Чыганаклар үзгәртү

  • Мир в первой половине XX века. 1918—1945. Материалы к курсу "Новейшая история" /О. С. Сороко-Цюпа, В. П. Смир¬нов, В. С. Посконин, А. И. Строганов; Под ред. О. С. Сороко- Цюпы.—М.: Просвещение, 1994.—128 с.
  • Сорока-Цюпа О. С. Һ. б. XX гасырның беренче яртысында дөнья. 1918—1945. "Иң яңа тарих" курсына материаллар. /Русчадан Р. Р. Мәһдиев тәрҗ.—Казан: Мәгариф, 1996.—128 б. ISBN 5-7761-0306-1

Сылтамалар үзгәртү