Эрдоган Аслы (8 март 1967 ел ) — төрек сәясәтчесе, физик, хокук саклаучы һәм колумнист.

Аслы Эрдоган
Туган телдә исем төр. Aslı Erdoğan
Туган 8 март 1967(1967-03-08)[1][2] (57 яшь)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия[3]
Әлма-матер Босфорский университет[d] һәм Роберт-колледж[d]
Һөнәре язучы, хокук яклаучысы, физик, калумнис

 Аслы Эрдоган Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Аслы Эрдоган 1967 елда Истанбулда туган. 1983 елда Роберт-колледжын тәмамлый, 1988 елда — Босфор университетын. 1991 елдан 1993 елга кадәр Үзәк тикшеренүләр буенча Аурупа оешмасында (ЦЕРН) эшли, эше сөземтәләре буенча Эрдоганга Босфор Университеты тарафыннан табигый фәннәр буенча магистр дәрәҗәсе бирелә. Эрдоган соңыннан Рио-де-Жанейрода физика белән шөгыльләнә, 1996 елда Төркиягә кайта һәм язучы булып китә.

Аслы Эрдоганның беренче «Последняя прощальная записка» әсәре 1990 елда Юнус Надиның язучылар конкурсында өченче урынны яулый. Эрдоганның беренче «Kabuk Adam» романы 1994 елда басылып чыга, аннары 1996 елда «Mucizevi Mandarin» хикәяләр җыентыгы килә. 1997 елда Аслы Эрдоганның «Деревянные птицы» хикәясе «Deutsche Welle» оештырган конкурста җиңүче була, икенче «Kırmızı Pelerinli Kent» романы киң танылу ала һәм инглиз теленә тәрҗемә ителә. 1998 елдан 2000 елга кадәр Эрдоган Пен-клуб оештырган төрмәләрдәге язучылар комитетына керә. 1998 елдан алып «Radikal» газетасында колонка алып бара[4].

2011 йылдан «Özgür Gündem» газетасында колонка алып бара, анда хатын-кызларны көчләү проблемасы, тоткыннарны тоту шартлары һәм хокуклары турында язган[5].

2016 елда Краковта ICORN язучы-резидент булып сайлана[4].

Эрдоган Аслы һәм Дениз Юҗел 2017 елда массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү Лейпциг фонды тарафыннан бирелә торган «ММЧ азатлыгы һәм киләчәге» премиясенә лаек була. Алдагы елларда бу награда лауреатлары булып Әхмәт Алтана, Нәдим Шенер һәм Джан Дюндар тора[6][7].

Эрдоганның күп әсәрләре француз теленә тәрҗемә ителгән[8]. Аслы Эрдоганның эшләре шулай ук босния, дания, болгар, фламанд, алман, швед, әрмән һәм нидерланд телләренә тәрҗемә ителгән[9][4].

Кулга алынуы үзгәртү

2016 елда яңадан әйләндерү омтылышыннан соң «Özgür Gündem» басмасы Гүлән хәрәкәте белән бәйле рәвештә гаепләнә һәм шул ук елның августында ябыла. Шуннан соң «Özgür Gündem» ның 20 хезмәткәре кулга алына, аларның күбесе тиздән чыгарыла, тик дүртесе, шул исәптән Аслы Эрдоган да, төрмәдә кала. Аларга Төркия тарафыннан террорчылык оешмасы дип танылган Көрдстанның эшче партиясендә әгъзалык итүдә гаеп белдерелә[10].

«Cumhuriyet» басмасына биргән интервьюсында диабет, астма һәм үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы белән авыручы Аслы Эрдоган төрмәдә үзенә кирәкле дарулар алмавын белдерә. Шуннан соң «ПЕН-клуб» Төркия хакимиятеннән аңа кирәкле медицина хезмәте күрсәтүне таләп итә[11][12].

2016 елның 17 ноябрендә Франция язучылары Франция властларна Аслы Эрдоган һәм Нәҗмия Алпайны азат итүне таләп итеп мөрәҗәгатькә кул куя. Аньес Дезарт бу мөрәҗәгатне Франция президенты Франсуа Олландка җибәрә[8].

2016 елның 30 декабрендә Аслы Эрдоган гаепсез дип табыла һәм төрмәдән башка ике элекке «Özgür Gündem» хезмәткәрләре Нәҗмия Алпай һәм Кая Зана белән чыгарыла[10].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Babelio — 2007.
  2. Munzinger Personen
  3. SELIBR — 2018.
  4. 4,0 4,1 4,2 Krakow Is a Shelter for a New ICORN Fellow, Aslı Erdoğan
  5. Глава Союза журналистов Турции: «Перед судом предстала журналистика»
  6. A symbol of solidarity — Two more Turks honoured with Leipzig’s freedom of the press award, archived from the original on 2017-10-16, retrieved 2021-05-04 
  7. Два турецких автора награждены Лейпцигской премией в области СМИ
  8. 8,0 8,1 Французские писатели потребовали освободить Аслы Эрдоган
  9. Aslı Erdoğan. әлеге чыганактан 2016-12-13 архивланды. 2017-01-28 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 Asli Erdogan and two others released from jail
  11. Turkey: Serious concerns for health of writer Asli Erdogan, denied water & medication, archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2021-05-04 
  12. Turkey: Writer & human rights activist Asli Erdogan, held on terror charges, archived from the original on 2016-09-02, retrieved 2021-05-04