Асия Юнысова - журналист, язучы, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.  

Асия Юнысова
Туган телдә исем Юнысова Асия Шәйхеразый кызы
Туган 1 сентябрь 1947(1947-09-01) (76 яшь)
Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылы
Бүләк һәм премияләре Асия Юнысова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1994) һәм «Бәллүр каләм – 2002» иясе, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2008).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Юнысова Асия Шәйхеразый кызы 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә туган.

1948 елда аларның гаиләсе  Баулы районының Кызыл Яр авылына күченә. Асиянең балачак һәм үсмерчак еллары Кызыл Ярда уза. Биредә сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Урта белемне Баулы район үзәгендәге татар мәктәбендә ала.

19651970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Асия Шәйхеразый кызы хезмәт юлы журналист булып башлый. ХХ гасырның җитмешенче еллары башында берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшләп ала. Аннары 19741989 елларда «Татарстан коммунисты» журналында башта  – корректор, аннары тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.

1989 елда журналист «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакырыла.

1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.

2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.

А.Юнысова – берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган, 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән тупланмасы (2007) шагыйрәнең лирик шигырьләрен эченә ала.

Бүләкләре үзгәртү

Асия Юнысова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1994) һәм «Бәллүр каләм – 2002» иясе.

С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2008).

Басма китаплары үзгәртү

Үскән кыз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 24 б. – 5000 д.

Мин кышны яратам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 24 б. – 5000 д.

Айлы юл: лирик шигырьләр. – Казан: Рухият, 2002. – 192 б. – 2000 д.

Җәйне сагынам: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 32 б. – 3000 д. Сагынырсың әле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 239 б. – 2000 д.

Алмагач песие: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 71 б. – 2000 д.

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланган әдәбият үзгәртү

  • Миңнуллин Т. Көлүеңне оныта күрмә, Асия! // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 сент.
  • Гәрәев М. Асиягә гөлләр эзлим // Шәһри Казан. – 1998. – 11 февр.
  • Сибат Р. Асылыбыз Асия // Мәдәни җомга. – 1998. – 6 март.
  • Аймәт Р. «Айлы юл» сәфәре // Шәһри Казан. – 2002. – 15 нояб.
  • Бәдретдинов И. Тулган ай яктысында // Мәдәни җомга. – 2002. – 13 дек.
  • Мөхәммәтҗанова Р. Шигырь кәнизәге // Мәдәни җомга. – 2003. – 7 март.  

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү