Архей
Архей эоны, архей (бор. грек. ἀρχαῖος — «борынгы») — 4.031 ± 3 — 2,5 миллиард ел элеккеге вакытны үз эченә алган дүрт тарихи эонның берсе.
Архей | |
ХФӘ билгесе | /ɑːrˈkiːən/ |
---|---|
Әүвәлгесе | катархей[d][1] |
Киләсе | протерозой[1] |
Башлану вакыты | Ошибка Lua в Модуль:RomanNumber на строке 10: assertion failed!. |
Тәмамла(н)у вакыты | Ошибка Lua в Модуль:RomanNumber на строке 10: assertion failed!. |
Төс (уналтылы триплет) | F0047F[2] |
Архей Викиҗыентыкта |
Ул якынча 3,8 миллиард ел элек Соңгы авыр бомбалау ахырында башланган һәм якынча 2,5 миллиард ел элеккеге Кислород афәтенә кадәр дәвам иткән. Архей чын бактерия матлары рәвешендә прокариотик тормыш эзләре булган беренче тау токымнарыннан алып, эукариотлар барлыкка килгәнгә кадәр дәвам итә.
«Архей» термины 1872 елда Америка геологы Джеймс Дана тарафыннан тәкъдим ителгән[3] .
Архей дүрт чорга (эрага) бүленә (соңгысыннан иң борынгысына кадәр):
- Неоархей(2,8-2,5 миллиард ел элек),
- Мезоархей (3,2-2,8 миллиард ел элек),
- Палеоархей (3,6-3,2 миллиард ел элек),
- Эоархей (4.031 ± 3-3,6 миллиард ел элек).
Тереклек һәм атмосфера
үзгәртүАрхей эонындагы Җир биотасы анаэроб прокариотлар берләшмәләреннән тора . Архей утырма токымнарын геобиологик тикшерүләр шуны күрсәтә: үсеш алган прокариотик тормыш 3,7-3,8 миллиард ел элек булган[4], ләкин кислородлы фотосинтезның кайчан барлыкка килгәне турындагы сорау әле ачык җавапсыз кала. Филаментлы фотосинтетик организмнарның эзләре булган беренче казылмалар 3,4 миллиард ел элек барлыкка килгән . Шул ук чорда күкерт, графит, тимер һәм никельнең хәзерге чыганаклары актив формалаша.
Иртә Архейда атмосфера һәм гидросфера, күрәсең, катнаш пар-газ массасыннан гыйбарәт була, ул бөтен планетаны калын һәм тыгыз катлам белән каплый. Аның кояш нурларын үткәрүчәнлеге бик зәгыйфь була, шуңа күрә Җир өстендә караңгылык хөкем сөрә. Пар-газ тышчасы су парларыннан һәм билгеле күләмдә кислота төтененнән торган. Ул югары химик активлык белән аерылып тора, нәтиҗәдә ул Җирнең базальт өслегенә актив йогынты ясый. Җирдә тау ландшафтлары да, тирән чокырлар да булмый. Соң архейда атмосфераның тыгызлыгы һәм басымы хәзерге заманга караганда күпкә югарырак булган дип санала, ләкин, кайбер яңа тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, алар хәзергегә караганда ике тапкырга кимрәк була . Архей чорында пар-газ тышчасының атмосферага һәм гидросферага бүленеше күзәтелә. Архей океаны сай була, һәм аның суларын көчле һәм бик кислоталы тозлы эремә тәшкил итә[5] .
Танаи Кардона (Tanai Cardona) Лондон Империя Колледжындагы хезмәттәшләре үткәргән тикшеренүләр күрсәтүенчә, кислородлы фотосинтез (фотосистема II) иртә архейда 3,5 миллиард ел элек, беренче цианобактерияләр һәм 2,45 миллиард ел элек булган "кислород афәте"нә кадәр үк барлыкка килгән.[6] .
Россия шкаласында
үзгәртүРәсәй стратиграфик шкаласында да Архей бар, ләкин монда ул эон түгел, ә акрон — югары рак бүлем (Протерозой шундый ук бүлем). Архей ике эонга бүленә: Түбән архей яки Саам (Җир барлыкка килгәннән алып 3,2 миллиард ел элеккегә кадәо) һәм Югары архей яки Лопия (3,2 — 2,5 миллиард ел элек). Лопия эоны өч чорга бүленә (миллиард елларда күрсәтелә): Түбән Лопия (3.2-3.0), Урта Лопия (3.0-2.8) һәм Югары Лопия (2.8-2.5)[7] .
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Cohen K. M., Gibbard P., Fan J. International Chronostratigraphic Chart 2023/09 — Международная комиссия по стратиграфии, 2023.
- ↑ https://stratigraphy.org/ICSchart/CGMW_ICS_colour_codes.xlsx
- ↑ Архейская эра (архей) 2011 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган..
- ↑ Найдены строматолиты возрастом 3,7 млрд лет — древнейшие следы жизни на Земле • Елена Наймарк • Новости науки на «Элементах» • Палеонтология, Геология (ru). elementy.ru. әлеге чыганактан 2018-07-31 архивланды. 2018-07-31 тикшерелгән.
- ↑ Докембрийский этап геологической истории 2014 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган..
- ↑ Новая датировка отодвинула появление фотосинтеза на миллиард лет дальше в прошлое. әлеге чыганактан 2018-12-02 архивланды. 2018-12-01 тикшерелгән.
- ↑ Общая стратиграфическая (геохронологическая) шкала(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка