Артур Араикович Маргарян (1977 елның 15 мае, Раздан, Әрмән ССР, ССРБ) — чирәмдәге хоккей буенча Россия хоккейчысы, һөҗүмче, тренер. Россиянең спорт мастеры[1].

Артур Маргарян
Туган 15 май 1977(1977-05-15) (46 яшь)
Раздан[d], Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре чирәмдәге һоккей уйнаучы, тренер

Тормыш юлы үзгәртү

Артур Маргарян 1977 елның 15 маенда Раздан шәһәрендә туа.

2001 елдан «Динамо-Казан» клубы өчен һөҗүмче позициясендә чирәмдә хоккей уйный. Аның составында Россия чемпионатында 19 алтын (2003—2008, 2010—2021), 2 көмеш (2002, 2009) һәм бакыр (2001) медаль яулый. Россия Суперкубогы иясе (2021). Ике тапкыр Россия Кубогын яулый (2001, 2005). 2002 елда — Кубок ияләре кубогының «С» дивизионында, 2007 елда Чемпионнар Кубогының «B» дивизионында җиңүче була[2].

Параллель рәвештә «Динамо-Казан»ның өлкән тренеры булып эшли. 2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиадада хоккей турнирында алтын медаль яулаган Россия студентлар җыелма командасының өлкән тренеры була[3].

Гаилә үзгәртү

Әтисе Араик Маргарян (1951 елда туган) — чирәмдәге хоккей буенча совет, әрмән һәм Россия тренеры, 2001 елдан «Динамо-Казан» клубын җитәкли[4]. Абыйсы бар[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чествование Президентом Республики Татарстан Р. Н. Миннихановым клуба хоккея на траве «Динамо-Казань». tatarstan.ru (2010). әлеге чыганактан 2022-01-03 архивланды. 2022-01-03 тикшерелгән.
  2. Главная / Тренерский штаб / Старший тренер. hcdinamo-kazan.ru.
  3. Марат Гафаров: «На Универсиаде мне будет помогать играть в хоккей моя жена». prokazan.ru.
  4. Главная / Тренерский штаб / Главный тренер. hcdinamo-kazan.ru.
  5. Судьба Араика Маргаряна привела в Казань и семь раз наградила чемпионством. Наш дом — Татарстан.