Артур Габделҗанов

Артур Габделҗанов - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, 6 нчы Декабристлар сайлау округы «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

Артур Габделҗанов
Туган телдә исем Габделҗанов Артур Рәшит улы
Туган 2 ноябрь 1968(1968-11-02) (55 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре «Ярдәм» хәйрия фондының «Игелекле йөрәк өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен»

Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Габделҗанов Артур Рәшит улы 1968 елның 2 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. Белеме – югары, «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү» белгечлеге буенча Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын, «Россия Федерациясе халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрлар әзерләү» президент программасы буенча курсларны тәмамлаган. Социология фәннәре кандидаты.

  • 2005 нче елдан «Зарница» производство берләшмәсе директоры.
  • 2018 нче елның 8 сентябреннән «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе.
  • «Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2014 – 2019 еллар).
  • 2019 елның сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды..
  • Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Генераль Совет әгъзасы.
  • 2019 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе
  • Татарстан Республикасы Автомәктәпләр федерациясе рәисе.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү