Антонина Коптяева

рус совет язучысы

Антонина Дмитриевна Коптяева (19091991) — рус совет язучысы, өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1950).

Антонина Коптяева
Туган 25 октябрь (7 ноябрь) 1909 яки 7 ноябрь 1909(1909-11-07)[1]
Зейский район[d], Амур өлкәсе, СССР
Үлгән 12 ноябрь 1991(1991-11-12)[1] (82 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы
Җефет Панфёров, Фёдор Иванович[d]

Биографиясе үзгәртү

А. Д. Коптяева 1909 елның 25 октябрендә (7 ноябрь) үзенең әтисенең Южный приискысында (хәзерге Амур өлкәсе Зейский районы) туган. 1926 елдан бирле Алдан приискыларында контора хезмәткәре булып эшли.

1932 елда сөргенгә җибәрелгән ире (Дальстрой җитештерү бюросы начальнигы урынбасары булып эшләгән, аннары атып үтерелә) Карл Янович Зэйтэ белән Колымага ияреп бара.

Беренче хикәясе 1935 елда басылып чыга. 1939 елдан А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый (сугыш вакытында өзеклекләр белән, госпитальдә эшли), аны 1947 елда тәмамлый. 1958-1990 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, 1971 елдан — шулай ук ССРБ Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы була.

Икенче ире — язучы Ф. И. Панфёров.

Мәскәүдә яши. А. Д. Коптяева 1991 елның 12 ноябрендә вафат була. Мәскәүгә якын Аксиньинский зиратында җирләнгән[2].

Иң билгеле әсәре — табиб-нейрохирург И. И. Аржановның тормышы турында трилогия («Иван Иванович», «Дружба», «Дерзание»). Ун елдан артык Ватандашлар сугышы вакыйгалары тураындагы «На Җаек-реке» романы өстендә эшли (1971-1986), ул тәмамланмый кала.

Әсәрләре үзгәртү

«Колымские золото», 1936 (А. Зэйтэ дип кул куя)

«Были Алдана», 1937 (А. Зэйтэ)

«Фарт», 1941 (приисклардагы тормыш турында роман)

«Товарищ Анна», 1946 (хатын-кызның гаилә проблемалары турында роман, 1947 елда сәясәткә битараф булуда шелтәләгәннән соң сизелерлек эшкәртелгән)

трилогия

«Иван Иванович», 1950 (вакигалар Якутиядә сугыштан алдагы елларда бара)

«Дружба», 1954 (вакигалар Сталинград сугышы вакытында бара)

«Дерзание», 1958 (сугыштан соңгы чор турында)

«Дар земли», 1965

«На Урале-реке»

1нче китап. — 1971

2нче китап // Молодая гвардия. — 1978. — № 2-5

«Сайланма әсәрләр», 6 томда . 1972-1975; 1988-1989.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — «Иван Иванович» романы өчен (1949)

ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (09.11.1959; 20.11.1969)

Халыклар Дуслыгы ордены (06.11.1979)

«Почёт Билгесе» ордены

медальләр

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Казак В. Лексикон русской литературы XX века = Lexikon der russischen Literatur ab 1917 / [пер. с нем.]. — М.  : РИК «Культура», 1996. — XVIII, 491, [1] с. — 5000 экз. — ISBN 5-8334-0019-8.

Сылтамалар үзгәртү

  • Коптяева, Антонина Дмитриевна // Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М.  : Советская энциклопедия, 1969-1978.
  • Коптяева, Антонина Дмитриевна в каталоге «Билус»
  • Коптяева, Антонина Дмитриевна: мая в ГАЛИ
  • Фотография могилы
  1. 1,0 1,1 Русская литература XX века. Прозаики, поэты, драматурги / мөхәррир Н. Н. Скатов — 2005. — ISBN 5-94848-262-6
  2. Могила А. Д. Коптяевой