Антигуаның Америка университеты

(Антигуа Америка университеты битеннән юнәлтелде)

Антигуаның Америка университеты (ингл. American University of Antigua) — Антигуа һәм Барбудада урнашкан шәхси медицина университеты.

Антигуаның Америка университеты
Нигезләнү датасы 2004[1]
Сурәт
Рәсми исем American University of Antigua
Кыскача исем AUA
Дәүләт  Антигуа һәм Барбуда[2]
Административ-территориаль берәмлек Antigua[d]
Әгъзалык Caribbean Accreditation Authority for Education in Medicine and other Health Professions[d]
Штаб-фатирының урнашуы Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Рәсми веб-сайт auamed.org[3]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 4571
Карта
 Антигуаның Америка университеты Викиҗыентыкта

Тарихы

үзгәртү

Университетның берләшкән нигезләүчесе булып Нил С. Саймон, юрист һәм Росс университетының элекке президенты тора. Университет укыту эшләрен 2002 елда башлый[4]. 2008 елда Бангалоре урнашкан Manipal Education and Medical Group (MEMG) университетны Нью-Йоркта урнашкан Greater Caribbean Learning Resources, Inc компаниясеннән сатып ала һәм Manipal Education Americas, LLC дип нигезли. 2006 елда Медицина университеты Нью-Йорк штаты мәгариф департаменты тарафыннан хуплана, ә 2011 елда Калифорния медицина советы тарафыннан таныла.  

Аккредитация һәм килешү

үзгәртү

Медицина көллияте тулысынча медицина һәм башка медицина һөнәрләре буенча белем бирүне аккредитацияләүче Кариб органы (CAAM-HP) тарафыннан аккредитацияләнгән[5].

Медицина көллияте Бөтендөнья медицина мәктәпләре белешмәлегенә кертелә[6][7].

2011 елда Калифорния медицина советы Америка Антигуа университетын таныган[8]. Университет Нью-Йорк штаты мәгариф департаменты (NYSED) тарафыннан хупланган[9] студентларга Нью-Йорк дәүләтендә 12 атнадан артык клиник практика уздырырга мөмкинлек бирү өчен. ААУ — NYSED тарафыннан расланган сигез Кариб медицина мәктәбенең берсе.[9]

2015 елда Федераль студентларга турыдан-туры кредит бирү программасына АКШ студентларына әлеге университеттан керү мөмкинлеге бирелә[10].

Кампус

үзгәртү
 
Университет кампусы

2010 елның гыйнварында ААУ үзенең 17-акр зурлыктагы кампусын ача (68 796,55917400000 м2).

2011 елның августында ААУ кампусны 18 миллион долларга киңәйтү планы турында игълан итә. Зурлау нәтиҗәсендә 27 акрга (109 265,123 м2) кадәр артачак[11].

Килешүләр

үзгәртү

2013 елда университет Флорида Халыкара университетының Герберт Вертхайм исемендәге Медицина көллиятенә кушылу турында килешү имзалый, ул ААУ студентларына Майами башала районында төп клиник ротацияләр уздырырга мөмкинлек бирә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942
  2. Aligned ISNI and Ringgold identifiers for institutions // zenodo — 2017. — doi:10.5281/ZENODO.758080
  3. Google Knowledge Graph — 2012.
  4. . ISBN 9781158693146. 
  5. Provisional Accreditation, American University of Antigua College of Medicine. CAAM-HP. әлеге чыганактан 2013-03-03 архивланды. 2014-04-25 тикшерелгән.
  6. American University of Antigua College of Medicine : School Detail. search.wdoms.org. World Directory of Medical Schools. әлеге чыганактан 2018-05-28 архивланды. 2018-05-28 тикшерелгән.
  7. Accreditations and Approvals - American University of Antigua (AUA). American University of Antigua Caribbean medical school. әлеге чыганактан 2020-09-28 архивланды. 2018-05-28 тикшерелгән.
  8. Medical Board of California Recognizes American University of Antigua (en-US). American University of Antigua Caribbean medical school (2011-08-02). әлеге чыганактан 2020-02-04 архивланды. 2020-02-04 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 NYS Medicine:Application Forms. www.op.nysed.gov. әлеге чыганактан 2021-05-11 архивланды. 2021-05-09 тикшерелгән.
  10. Tuition and Financial Aid - American University of Antigua (AUA). American University of Antigua Caribbean medical school. әлеге чыганактан 2020-09-25 архивланды. 2018-05-28 тикшерелгән.
  11. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2014-07-01 архивланды. 2021-08-26 тикшерелгән.