Анна Радионченко

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Радионченко Анна Алексеевна (28 декабрь 1926) — совет һәм Рәсәй акушер-гинекологы, ғалим, педагог. Медицина фәннәре докторы.

Җенес хатын-кыз
Туу датасы 28 декабрь 1926(1926-12-28) (97 яшь)
Һөнәр төре табиб
Эш урыны Себер дәүләт медицина университеты
Әлма-матер Себер дәүләт медицина университеты
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

1926 елның 28 декабрендә Себер краеның Бийск округы Михайловское районы Ракиты авылында (хәзерге Алтай крае составында) туган[1].

1932 елдан Радионченколарның гаиләләре әтисе хезмәт иткән Чита шәһәрендә яши. 1938 елда ата-анасы Монгол Халык республикасына киткәннән соң, укуын Ракиты авылында дәвам итә, ә 1939 елда атасының яңа хезмәт иткән урынына, Станислав өлкәсенең Колымыя шәһәренә күчә[1].

Бөек Ватан сугышы башында абые һәм әнисе белән бергә Себергә эвакуацияләнәләр, тагын да Ракиты авылында булып чыгалар. 1944-1945 елларда урындагы колхозда эшли. 1944 елда Родионченко Алтай краеның Михайловка районында Михайловка урта мәктәбен отличие белән тәмамлый.

Киләсе елда Томск медицина институтының (ТМИ) дәвалау факультетына укырга керә. Себер дәүләт медицина университетының булачак профессорлары Борис Альперович һәм Александр Реймер белән бер курста укый. Гинекология һәм акушерлыкка махсуслаша. 1950 елда институтны отличие белән тәмамлый[1]. 1954 йылда «Материалы к эпидемиологии трихомониаза у женщин» темаһына кандидатлыҡ диссертацияһы яҡлай. Ә 1964 йылда — «К патогенезу функциональных маточных кровотечений» тигән темаға докторлыҡ диссертацияһы яҡлай. 1967 йылдан профессор[1]. Радионченко 30 йыл тирәһе Себер дәүләт медицина университетының гинекология һәм акушерлыҡ кафедраһын етәкләй, акушер-гинекологтарҙың үҙ фәнни мәктәбенә нигеҙ һала[1].

Якынча 300 хезмәт, шул исәптән 9 монография авторы. Хатын-кыз авыруларын диагностикалау һәм дәвалау ысулларына 17 авторлык таныклыгы, 6 уйлап табуга патенты бар, 15 рационализаторлык тәкъдиме индерә. Берничә басмасы чыккан, хатын-кызларда һәм балаларда җенси өлкә трихомониазы буенча ССРБ-да беренче монографияләрнең берсенең авторы. Хезмәтләре башлыча физиотерапия һәм гинекология мәсьәләләренә, атап әйткәндә, хатын-кыз җенси өлкәсенең шешү [1].

1982 елдан Медицина фәннәре академиясе әгъзасы. Акушер-гинекологларның Бөтен Союз, Бөтенрусия гыйльми җәмгыяте идарәсе әгъзасы һәм Томск гыйльми җәмгыяте идарәсе рәисе, ССРБ Медицина фәннәре академиясенең Себер бүлекчәсе янындагы ана һәм бала саулыгын саклау буенча проблемалы комиссия әгъзасы, «Акушерство и гинекология» журналының мөхәрририят советы әгъзасы[2].

2010 ел торышы буенча гаиләсе белән АКШ-та (Төньяк Каролина штаты) яши[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Хезмәт Кызыл Байрак ордены, «Фидакарь эшчәнлеге өчен» медале белән бүләкләнгән. Сәламәтлек саклау алдынгысы[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 авт.-сост. И.Д. Евтушенко, С.А. Некрылов.. Анна Алексеевна Радионченко: к 90-летию со дня рождения. docviewer.yandex.ru. 2018-09-15 тикшерелгән.
  2. РАДИОНЧЕНКО Анна Алексеевна — Большая Медицинская Энциклопедия. xn--90aw5c.xn--c1avg. 2018-09-15 тикшерелгән.
  3. Вы точно человек?. КиберЛенинка. 2018-09-15 тикшерелгән.
  4. Все новости и события из жизни сибирского государственного медицинского университета. www.ssmu.ru. 2018-09-15 тикшерелгән.