Анна Королькова

совет язучы-әкиятчесе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы

Королькова Анна Николаевна (кыз фамилиясе Глазкова; 18921984) — совет язучы-әкиятчесе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1957).

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 3 февраль 1892(1892-02-03)
Туу урыны Старая Тойда[d], Аннинский район[d], Воронежский округ[d], Үзәк-Кара туфрак өлкәсе[d], РСФСР
Үлем датасы 2 гыйнвар 1984(1984-01-02) (91 яшь)
Үлем урыны Воронеж, РСФСР, СССР
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре язучы
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Аның әкиятләре ССРБ-да гына түгел, чит илләрдә дә — немец телендә (1970) һәм япон телендә (1976) басылып чыга.

Биографиясе үзгәртү

1892 елның 3 февралендә Старая Тойда авылында (хәзер — Воронеж өлкәсе Анна районы) крестиян гаиләсендә туган.

Ул 9 яшеннән бала караучы, ялчы, хезмәтче булып эшли. 20 яшендә кызны зур гаиләгә кияүгә бирәләр, монда ул исәп буенча унынчы килен була. Авыр һәм ярлы яшиләр, бигрәк тә 19201921 еллардагы ачлык чорында кыенга туры килә. Анна крестьян хезмәтенә дә һәм гаиләсендәге алты баласын тәрбияләргә дә өлгерә. 1933 елда Анна Николаевнаның гаиләсе Воронежга күчә, анда ире заводта эшли, ә Анна балаларын үстерә[1].

1937 елдан бирле Анна үзенең әкиятләрен яза башлый. 1941 елда Воронежда Королькованың беренче әкиятләр җыентыгы чыга. Аннары аның китаплары Мәскәүдә һәм Воронежда күп тапкырлар басылып чыга. Королькованың әсәрләрен матбугатка басмага әзерләүдә фольклорчылар һәм язучылар В. А. Тонков, А. И. Шубин, М. М. Сергеенко, Г. Г. Воловик катнашалар. Фольклорчы Э. В. Померанцева 1969 елда Мәскәүдә, Фәннәр академиясе нәшриятендә Королькованың әкиятләрен басып чыгаруны тормышка ашыра.

Королькова 1957 елда ССРБ Язучылар союзына кабул ителә.

1984 елның 2 гыйнварында Воронеж шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • медальләр

Хәтер үзгәртү

  • Старая Тойда авылы урамнарының берсе Королькова исемен йөртә. Шулай ук 1997 елда Воронеж шәһәренең Левобережный районындагы урам аның исеме белән аталган.
  • Анна районының Старая Тойда урта мәктәбендә А. Н. Королькова музее ачыла.
  • Воронежның 39нчы гаилә белән уку китапханәсе шулай ук аның исемен йөртә (Цимлян урамы, 6), ә шундагы Анна Николаевна яшәгән йортка (Ленин проспекты, 12) әкиятченең йөз яшенә мемориаль тактаташ куела. Һәм тагын да бер мемориаль тактаташ Королькова исеме белән бәйле булган Прохладный тыкрыгындагы 14 санлы йортка куела.

Чыганаклар үзгәртү

  • Легенды Воронеж. Фотоальбом, Воронеж, 1999.
  • Нович Е. Г. Добрым молодцам урок: Документальное повествование // Подъем. — 2014. — № 1. — С. 56-126.
  • Кононов В. Воронеж. История города в памятниках и мемориальны дочках. — Воронеж: Центр духовного возрож. Чернозем. края, 2005. — С. 229-230.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү