Анна Анка

швед-америка моделе, актер һәм язучы

Анна Анка (швед. Anna Anka; 28 апрель 1971 ел) ― швед-америка моделе, актер һәм язучы. Канада җырчысы Пол Анканың элекке хатыны, Svenska Hollywoodfruar (Швед хатыннары Голливудта) швед реалити-шоуында катнашучы.

Анна Анка
Туган телдә исем швед. Anna Anka
Туган 28 апрель 1971(1971-04-28)[1] (52 яшь)
Польша яки Польша Халык Республикасы[d]
Ватандашлыгы  Швеция
Польша Халык Республикасы[d]
Һөнәре актёр, журналист, модель, матурлык бәйгесендә катнашучы
Җефет Пол Анка[d]

 Анна Анка Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Данута Анна Колодзейская Польша Халык Республикасында туган[2]. Әнисе бик иртә вафат булган, өч яшендә аны Швециядә, Бюв шәһәрендә яшәгән ирле-хатынлы Оберглар асрамага алалар. 1993 елда Мисс Гавайя тропиклары халыкара конкурсында сигезенче урын алганнан соң, Америка Кушма штатларына күчә[3].

Шул ук вакытта Анка профессиональ модель булырга карар итә, ә алты ел үткәч, аны музыкант Пол Анка үзенең шәхси тренеры сыйфатында эшкә ала. 2005 елда Пол Анкадан ул таба, Итан дип исем кушалар. Алар 2008 елда өйләнәләр. 2010 елда аерылышалар. Пол Анка улы Итанга хокукларын 2017 елның 3 июлендә югалта[4].

Карьерасы үзгәртү

Анна Анка «Аңгыра, аңгырадан да аңгыра» америка фильмында эпизодик роль башкара, титрларда Анна Оберг дип күрсәтелә. Шулай ук мөһим булмаган рольләрне «Белгеч» һәм «Төшерү зонасы» фильмнарында уйный[5].

Анка авырлы катыннар өчен «The 30-book minute workout pregnancy» исеме астында кулланма чыгара[6].

Svenska Hollywoodfruar үзгәртү

2009 елда Анка Svenska Hollywoodfruar реалити-шоуда катнашканнан соң халык арасында зур популярлык яулый. Реалити-шоуда Голливудта яшәгән өч хатынны күрсәтәләр. TV3 телеканалда күрсәтелгән тапшыруның рейтингы бик югары була[7] һәм тапшыру әлеге телеканалда яңа тамашачы рекордын куя[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Sanna Torén Björling. Anna Anka tacksam över all publicitet. DN.se. әлеге чыганактан September 29, 2009 архивланды. 2009-11-02 тикшерелгән.(швед.). DN.se. Тәүге сығанаҡтан архивланған 29 сентябрь 2009. 2 ноябрь 2009 тикшерелгән.
  3. "Vart är du Anna Anka?" (In Swedish). әлеге чыганактан October 1, 2009 архивланды. September 30, 2009 тикшерелгән.
  4. http://www.foxnews.com/entertainment/2017/07/03/paul-anka-wins-custody-his-11-year-old-son-from-miss-sweden-anna-aberg.html
  5. The life of Anna Anka
  6. Foto: Samuel Ahlin. Anna från Bjuv blev fru Anka - KVP.se - Senaste nytt | Expressen - Nyheter Sport Ekonomi Nöje. KVP.se. әлеге чыганактан 26 October 2009 архивланды. 2009-11-02 тикшерелгән.
  7. Anna Anka sprängde miljonvallen - Dagens Media. Dagensmedia.se. әлеге чыганактан 2009-09-27 архивланды. 2009-11-02 тикшерелгән.(швед.). Dagensmedia.se. 2 ноябрь 2009 тикшерелгән.
  8. Tv- och populärkultursbloggen | SvD. Blogg.svd.se. әлеге чыганактан July 27, 2011 архивланды. 2009-11-02 тикшерелгән.