Шокуров Анисим Павлович (15 апрель 1912 ел27 июль 1990 ел) — археолог, укытучы, туган якны өйрәнүче. 1955-1957 елларда СССР Фәннәр академиясе Археология институты Башкортстанда оештырган археологик экспедициясенең отряд җитәкчесе. Башкорт АССР-ының атказанган укытучысы (1971). РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1961).

Анисим Шокуров
Туган 15 апрель 1912(1912-04-15)
Бакалы вулысы, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 26 июль 1990(1990-07-26)[1] (78 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Октябрьски
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре өлкәне өйрәнүче, мөгаллим, археолог, музейный работник
Эш бирүче Башкорт дәүләт сәнгать музее

Биографиясе үзгәртү

Анисим Павлович Шокуров 1912 елның 15 апрелендә Уфа губернасы Бакалы вулысы Түбән Яңа Кәстәй керәшен татарлары авылында туган.

Уфа театр-сәнгать училищесында укый һәм аны 1937 елда белем ала. Ары М. В. Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда эшли, Бөре һәм Кушнаренко педагогия колледжларында укыта.

Туган як тарихын белән кызыксынып өйрәнә. 1957 елда Октябрьский шәһәрендә туган якны өйрәнү музеен оештыра, халыктан җыеп, музейны төрле экспонатлар белән тулыландыра. 1976-1989 елларда бу музейның олкән гыйльми хезмәткәре була. 1967-1971 елларда археологик казынулар вакытында Муллино-2 торагын ача. Шундагы 500-дән артык таш, бронза, башлангыч тимер буаларның һәм урта буаларның фән өчен аеруча кыйммәтле археологик комарткыларын таба. Шокуров А. П. байтак гыйльми мәкаләләрнең һәм басмаларның авторы. 1990 елдан алып Октябрьский шәһәренең туган якны өйрәнү музее А. П. Шокуров исемен йөртә.

Шокуров Анисим Павлович Октябрьский шәһәрендә 1990 елның 26 июлендә вафат була һәм шунда җирләнә.

Сылтамалар үзгәртү

  • Шокуров Анисим Павлович // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 12 апрель 2019)
  1. Башкорт Википедиясе — 2005.