Андрей Валерий улы Качерович (рус. Андрей Валерьевич Качерович, 1982 елның 6 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Россия җырчысы, музыканты, җыр авторы, комигы, музыкаль продюссеры[1][2].

Андрей Барон
Туу көне

6 май 1982(1982-05-06) (41 яшь)

Туу урыны

Казан, РСФСР, СССР

Эшчәнлек еллары

1997

Дәүләтләр

 СССР
 Россия

Һөнәрләр

җырчы, кәмитче, җырлар автыры, музыка продюсеры

Жанрлар

поп-музыка[d]

Биография үзгәртү

1982 елның 6 маенда инженерлар гаиләсендә туган. Әтисе Качерович Валерий Борисович, Лагодехи шәһәрендә туган, әнисе Качерович Лариса Ивановна Рубцовск шәһәрендә туган[3]. Музыка белән мәктәптә шөгыльләнә башлаган, беренче сыйныфта Казан шәһәренең 16-нчы музыка мәктәбенә фортепиано классы буенча укырга кергән, ләкин укуын тәмамламаган һәм 6-нчы сыйныфта мәктәптән киткән[4][5].

Ә җитди рәвештә музыка белән ул 8-нче сыйныфта шөгыльләнә башлаган, ул вакытта ул укучылар куйган спектакльләрдә барлык ир-ат рольләрен диярлек яңгыраткан. 1999 елда 146-нчы мәктәп-гимназияне алтын медаль һәм отличие белән тәмамлаган. Унбиш еллыкта әтисе аңа беренче гитара бүләк иткән. Аннары Андрей, гитараны үзләштергәннән соң, җырлар яза башлаган[6]. 1999 елда Казан дәүләт университетына берьюлы 3 факультетка укырга керә: икътисад, экология һәм физика[7][8].

2000 елда ул «Стиснув зубы» исемле беренче синглын яза[9][10].

2001 елда 2 көн эчендә махсус рәвештә «Студентлар язы» фестивале өчен «Снова весна» җыры язылган[11][12].

2000 елдан КВНда уйный башлаган, әмма факультет һәм университет командалары өчен түгел, ә Бауман исемендәге КГАВМ «Исключение ИС правил» командасы өчен[13]. Бу командада 2002 елда КВН Студентлар лигасы чемпионы һәм Татарстан Республикасы Лигасы финалисты булган[14].

Дискография үзгәртү

EP үзгәртү

  • Жарко Reprise (2022)[15]

Singles үзгәртү

  • We Will Rock You (1997)
  • Рисунок перед сном (2018)
  • Spring Has Come (2019)
  • Жарко (2019)
  • Dance Comigo (2020)
  • Profit (2020)
  • Стиснув зубы (2020)
  • And Spring Has Come (2021)
  • Напиши мне (2021)
  • Imaginemos (feat. Julia Misole) (2021)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Глинских (2022-04-11). «Физик и юрист, отдавший своё предпочтение танцам и пению»: Андрей Барон про «Музыкальную интуицию» (ru). ProKazan.ru - Новости Казани. 2023-06-30 тикшерелгән.
  2. «Я подумал: «А почему бы и… да!»: Андрей Барон из Казани принял участие в шоу «Музыкальная Интуиция» (2023).
  3. Виноградова, Евгения. Орейро хвалила зад Дорохова и танцевала под «Младший лейтенант»: шоу «Музыкальная интуиция» | STARHIT (RU).
  4. СМИ2.
  5. «Я подумал: «А почему бы и… да!»: Андрей Барон из Казани принял участие в шоу «Музыкальная Интуиция».
  6. Как два предпринимателя из России превратили $10 млн в $5 млрд за 13 лет (ru) (2020-02-27).
  7. Высшая лига. 1/8 финала 2022 года. Третья игра. (2023-06-23).
  8. Азамат Мусагалиев про шоу «Музыкальная интуиция»: «Это термоядерная смесь юмора, музыки и талантливых людей».
  9. В студии участник детской команды КВН «Пора по партам».
  10. Andrey Baron.
  11. МУЗЫКАЛЬНАЯ ИНТУИЦИЯ! БАЙОВЛ ГУАКАМОЛЛИ ВИШЕНКА ИНСАЙДЕР СКИЛЗОР И ЛЕРОН БАРОН НА ШОУ (in инглиз), retrieved 2023-06-30 
  12. dvAndrey (2021-03-17). Что стало с участниками команды КВН БГУ. Современные фото (ru-RU).
  13. Andrey Baron в Apple Music (ru).
  14. Yandex.(үле сылтама)
  15. Альбом «Жарко Reprise - EP» (Andrey Baron) (in рус), 2022-06-30, retrieved 2023-06-30 

Сылтамалар үзгәртү