Анатолий Иванов (1960)

Анатолий Пётр улы Иванов (07.05.1960; Ылыя авылы, Мамадыш районы, ТАССР) — Татарстанның Мамадыш муниципаль районы Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2006 ел), икътисад һәм менеджмент докторы (2008 ел). Икенче класслы ТР Дәүләт Киңәшчесе (2005 ел), икенче класслы чын муниципаль киңәшче (2009 ел).[1]

Анатолий Пётр улы Иванов
Туган 7 май 1960(1960-05-07) (63 яшь)
Ылыя, Мамадыш районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биографиясе үзгәртү

Анатолий Пётр улы Иванов 1960 елның 7 маенда ТАССРның Мамадыш районы Ылыя авылында туган.

«Дәүләт иминияте, финансист» белгечлеге буенча Канаш финанс техникумын (1978 ел), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын (2003 ел) тәмамлый.

1978 елда Мамадыш Дәүләт иминлек инспекциясенең участок инспекторы.1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1980-1981 елларда Мамадыш районы ФМХ өлкән икътисадчысы. 1981-1987 елларда Мамадыш районы ФХХ өлкән ревизор-инспекторы. 1987-1993 елларда Мамадыш район статистика бүлеге начальнигы. 1993-1996 елларда Мамадыш «Электрон» МУП директоры. 1996-1998 елларда Мамадыш районы администрациясенең финанс бүлеге мөдире. 1998-2002 елларда Мамадыш Райпотребсоюз идарәсе рәисе. 2002-2005 елларда Мамадыш район Хакимияте башлыгының икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары, Мамадыш районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 2006-2010 елларда Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2010 елдан «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.[2]

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.[2]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

«Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» (2002), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Фидакарь хезмәт өчен» (2010), «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» (2010) медальләре, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2020), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2021) белән бүләкләнгән.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү