Анастасия Стальная
Анастасия Викторовна Стаьлная (1998 елның 6 гыйнварында туган, Пешанокопская (станция), Ростов өлкәсе) — Россия волейболчысы һәм һөҗүмчесе. 2019 җәйге университет чемпионы. Волейбол буенча спорт мастерына кандидат.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 6 гыйнвар 1998 (26 яшь) |
Туу урыны |
Ростов өлкәсе, Россия Россия |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүАнастасия Викторовна Сталная 1998 елның 6 гыйнварында Ростов өлкәсендә туган. Ул 9 яшендә волейбол белән шөгыльләнә. Алты ел дәвамында ул Никадагы 65нче спорт мәктәбендә (СДЮСШОР №65 «Ника») (2007-2013) укыЙ. 2013 елдан ул яшьләр командаларында актив уйный. Төрле яшь категорияләре кысаларында ул 2014, 2015, 2016 елларда Европа чемпионы була[1]. Беренче мизгелен ул Яңа Уренгойдагы олылар командасында үткәрә. Аннары ике ел ул Мәскәүдә «Луч» командасында уйный. 2016/2017 мизгелендә ул Череповец «Северянка» командасында уйный,[2] Премьер-лигада алтын медаль ала. Ул 2018-2019 ел мизгелен Чиләбе «Динамо-Метар». кысаларында үткәрде.
2019 елда ул Калининград «Локомотив»ына күчте[3].
Италиядәге җәйге Университетта, 2019 елда, Россия җыелма командасы составында, ул турнирда җиңүче булды.
Уңышлар
үзгәртүМилли командалар белән
үзгәртү- Европа чемпионы (яшьләр) 2014;
- Яшьләр арасында 2015 Европа чемпионы;
- Яшьләр арасында 2016 Европа чемпионы;
- 2019 җәйге университет чемпионы.
Клублар белән
үзгәртү- А лигасының Россия чемпионаты алтыннары.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Новости: Анастасия Стальная – в «Локомотиве». ЖК «Локомотив — Калининградская область». 2020-03-19 тикшерелгән.
- ↑ Стальная волейболистка усилила «Северянку». 35media.ru. 2020-03-19 тикшерелгән.
- ↑ Игрок: Стальная Анастасия Викторовна Локомотив. ЖК «Локомотив — Калининградская область». 2020-03-19 тикшерелгән.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Профиль 2020 елның 19 март көнендә архивланган. на сайте ВФВ
- Профиль на сайте volleyservice.ru