Амёбалар (Amoebina) - саркодлылар классыннан иң түбән төзелешлеләр отряды. Ялган аяклар (псевдоподийлар) - цитоплазма бүлтәймәләре ярдәмендә хәрәкәтләнеп азык эләктерүче, тән формасы тотрыклы булмаган бер күзәнәкле организмнарны берләштерә. Псевдоподийларның формасы, зурлыгы, үрчү ысулы амёбаларның мөһим билгесе булып тора. Гәүдә зурлыгы 15 тән 700 мкм га кадәр. Бактерияләр, вак суүсемнәр, иң гади организмнар белән тукланалар. Нигездә җенессез юл, ягъни 2 өлешкә бүленеп үрчи. Тискәре шартларда тышкы мохиттә яшәргә сәләтле стадияләр - цисталар барлыкка китерәләр. Тамыраяклар асклассының кайбер ирекле тереклек итүче төрләре (кабырчыклы амёбалар) каты кабырчыклар бүлеп чыгаралар яки, ком бөртекләрен беркетеп, үзләренең шәрә цитоплазмалары тирәли саклагыч катлам хасил итәләр. ТРда төрләренең саны төгәл билгеләнмәгән, суда яшәүче формаларының 10 лап төре ачыкланган. Һәр җирдә киң таралган: сулыкларда (А.протей), яр буендагы комда (кабырчыклы амёбалар - арцеллалар һәм дифлюгияләр). Шулай ук паразит амёбалар да очрый. Кеше һәм хайван организмындагы паразит амёбалар җитди авырулар (амёба дизентериясе һәм амёба менингоэнцефалиты) китереп чыгарырга мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү