Саркодлылар (лат. Sarcodina) — (бор. грек. саркос — ит). Төрле тамыраяклыларның, шул исәптән гади амебаның да үзенчәлекле билгесе булып тыгыз тышчасыз, ялангач тәннең цитоплазма үсентеләре — псевдоподияләр (ялган аяклар) барлыкка китерү сәләте тора. Псевдоподияләр иң түбән төзелешлеләр тәненең төрле урыннарында ясала. Ялган аяклар шулай ук азык эләктерү органоиды да булып хезмәт итә: алар азык кисәкчеген уратып, аны цитоплазма эчендә калдыра ала.

Саркодлылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Sarcodina
Таксономик ранг астип[d] һәм сыйныф
Югарырак таксон саркомастигофоры[d]
Таксонның халык атамасы 肉質亜門[1][2] һәм 肉質虫亜門[3]

Кабырчыклы амебалар гади амебаларга якын төркемне тәшкил итә. Болар — хәрәкәтләнә һәм азыкны ялган аяклары ярдәмендә йота торган бер төшле тамыраяклылар. Аларның тәне бер камералы кабырчык эченә урнашкан. Кабырчыкның тишеме — авызчыгы бар, аның аша әйләнә-тирәгә псевдоподияләр чыга. Кабырчыклар хитинсыман матдәдән тора һәм төрле формада: гөмбәзсыман, капчыксыман, тәлинкәсыман һәм башкача да булырга мөмкин. Кайбер вәкилләрендә кабырчыклар органик матдәләрдән генә тора, икенчеләрендә кабырчыкларга кальций тозлары сеңгән яки эчләренә ком бөртекләре кереп калган була.

Фораминифераларның күпчелеге — күп камерадан торган кабырчыклы диңгез тамыраяклылары.

Нурлылар радиаль урнашкан еш кына тыгыз үзәк җепле псевдоподияләргә ия. Бу төркемгә кергән иң түбән төзелешлеләрнең күпчелегендә эчке скелет бар, ул радиаль типта төзелгән һәм кремнезем яки стронций сульфатыннан тора.

Кояшсыманнарга төче суда һәм диңгезләрдә яшәүче иң түбән төзелешлеләрнең берничә дистә төре керә. Аларның тән формасы еш кына шарсыман; цитоплазма тышкы — эктоплазмага һәм эчке — эндоплазмага ачык бүленә. Үзәк җеп булу аркасында энә сыман формасын даими саклый торган радиаль урнашкан күп санлы псевдоподияләре бар.

Кулланылган чыганаклар үзгәртү

  • Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5.

Моны да карагыз үзгәртү

  1. 正明 田. 日本淡水産動植物プランクトン図鑑名古屋大学出版会, 2002. — ISBN 978-4-8158-0435-0
  2. 動物系統分類学中山書店.
  3. 日本淡水動物プランクトン検索図説 / мөхәррир 水野壽彦, 高橋永治東海大学出版部, 1991. — ISBN 4-486-01132-5